Бүген "Кызыл таң"ның олпат дусларының берсе, Туймазы районының Кәкребаш авылында яшәп иҗат итүче Әнәс Сафуанов үзенең туган көнен билгели. Аңа 82 яшь тулды. Үзенә генә хас юморга бай, ностальгия белән беррәттән, горурлык хисе белән сугарылган әсәрләрен укучыларыбыз белә, әлбәттә. Даими авторыбызны ихлас котлап, аңа иң матур теләкләребезне җиткерәбез. Сезнең игътибарга аның язмасын тәкъдим итәбез.
Туймазы районының элекке миллионер “Өсән” колхозы узган гасырның 80нче елларында алдынгы урыннарда барган Кәкребаш авыл Советы территориясендә урнашкан иде. Ул чорда колхоз рәисе Мохтаров белән ике дистә ел авыл Советын җитәкләгән мин фәкыйрегезгә бик күп кунаклар кабул итәргә туры килде. Бүген шул чорларны искә алып, уйлана калдым. Совет чорында гына түгел икән бит, кунак каршылау тарихы тагын да иртәрәк башлана.
1906 елда Русиядә яңа власть органы – Дәүләт думасы эшли башлый. Ни хикмәт беләндер, Кәкребашка депутатлыкка кандидат килә. Тарихка кереп калган авыл чагыштырмача зур гына булган. Менә шул кандидатка әлеге Өсән урамы бакчалары артын язын су басудан саклау өчен яр буйлап дамба төзү, баткаклы ермач аша күпер салу наказлары бирелә. Һәм бу үтәлә, дамба эзе әле дә саклана. Аны “Микулай патша дамбасы” дип йөрттеләр. Ерынтык аша таш күпер салына. Бу кичү урынын “Ташкүпер буе” дип йөрттеләр. Без белгәндә яр буенда зур-зур ташлар бар иде әле.
1963-65 елларда безнең авыл клубы типовой проектлы буларак республикада беренчеләрдән саналып йөрде. Делегацияләр килүгә, район, республика күләмендә чаралар оештырылуга клуб, яңа төзелгән, интернаты да булган мәктәп, моңа кадәр күз күрмәгән биек ике сенаж башнясы белән үзенә җәлеп иткән механикалаштырылган сөтчелек комплексы, ике катлы колхоз фатирлары да төп сәбәпче булды.
1969 елның җәендә миңа КПСС шәһәр комитетының беренче секретаре Ә. Ш. Галиев шалтыратып: “Озакламый сезгә “Известия” гәзитеннән, Польшадан журналистлар, өлкә комитетының идеология бүлегеннән инструктор белән киләчәкбез. Алар авыл халкының тормышы, көнкүреше белән кызыксына. Әзер булыгыз!” – дип кисәтеп куйды.
“Әзер булыгыз!”ны тиз аңлап, колхоз рәисе Мохтаров белән бухгалтерларны журналистларга күрсәтердәй тормышлы кешеләрне кисәтеп куярга чыгарып җибәрдек. Кунаклар каршы алуның башка мәшәкатьләре дә хәстәрләнде.
Күп тә үтми, кунаклар килеп тә җитте. Туры авыл Советына, минем бүлмәгә кереп, танышу китте. “Известия” гәзите хәбәрчесе Кудряшов, Польшадан килгән яшь кенә, бик чибәр, аксыл-сары бөдрә чәчле туташ, “Красна Руду” (атамасы шулайрак истә калган, төгәл булмавы да мөмкин) гәзите хәбәрчесе Софья Гавроцкая һәм өлкә комитеты кешеләре белән озатып йөрүче Әхтәм Шакирович килүләренең төп сәбәбен аңлатты. Сөйләшү урыс телендә иде. Полячка да чатнатып урысча сөйләшә.
Ни сәбәп белән безнең авыл Советы сайлангандыр. Мин инде “сикрит” кына, тегеләр аңламасын дип, татарчалап: “Алдан кисәтеп куелмады бит әле”, – дидем, борчылып. Шунда Кудряшов саф татарча: “Кисәтү кирәкми, безгә ничек булган, шул хәлдә күрү кирәк”, – дигәч, күзләрем шакмакланды.
“Беренче”, дәшмичә, елмаеп кына куйды. Гомумән, ул көне буе сүзсез, кыен хәлләрдә аклануларын әйтмичә генә йөрде. Теләсә нишләгез, янәсе.
Полячка: “Может пойдем”, – дип, кузгалды. Башка чара юк, без күрәсен кем күрсен. Күңел бик күтәренке түгел. Авылда алты
почмаклы йортлар биш-алтылап кына. Ихаталар да бик төзек түгел, оялта инде. Кудряшов – Русия кешесе, бик шаккатмас, менә теге чибәр туташ бик ошатып бетермәс. Ярый әле көн коры, явымлы булса, биек үкчәле, очлы башлы туфли кигән туташка авыл күренешен авыл Советы баскычыннан гына күзәтергә туры килер иде. Ул вакыттагы урамнар язын-көзен баткакка әйләнә, койма буйларындагы сукмак кына кала. Киптергәч, тигезләнә, тик бу да икенче яңгырга кадәр генә. Без күнеккән, безнең өчен гадәти күренеш. Шуңа шөкер итеп, кунакларны әйдәлибез. Мин инде хуҗаларын кызлар әзерләргә тиеш булган йортлар ягына каерам. Әмма полячка: “Может сюда зайдем?” – дип, кечкенә, верандасыз, дүртпочмаклы йортка ымлады. Ихата үрнәк булырлык түгел иде шул. Буялмаган койма, капкасы да исем өчен генә. Мин инде йорт хуҗаларының бу вакытта эштә булуын, кичен генә кайтуын сәбәп итеп, үземчә керми китү кулайлыгын аңлатып азапланам: “Первый” тешен кыскан, дәшми: “Крутись, әйдә!”
Полячка әрсез, бау белән генә элмәкләнгән капканы ачып кереп тә китте. Хуҗа хатын өйдә булып чыкты. Аңа кунакларның кем икәнен, ниятләрен аңлаттык. Авыл йорты билгеле инде, ашлы су чиләге, башка төр савыт-саба, комган, ләгән, күмер чүлмәге, мич каршында ягарга әзерләнгән чыбык-чабык, ишек төбендә аяк киемнәре аунап ята. “Әйдәгез, әйдә, үтегез! – ди хуҗабикә. – Безнең тормыш ни... үзебезчә...”
Сораштыралар, язалар. Ире – механизатор, үзе – савучы. Яңа гына башка чыгып, дөнья көтә башлаганнар. Уратып-уратып бирелгән сорауларга тыйнак кына җавап бирә. Зарланмый, канәгатьлеген белдерә, бар булганына разый. Өйрәтеп куйсаң да алай җавап бирә алмас иде.
Мин бик шөрләгән идем, чөнки ферма эшчеләре районнан килгән вәкилләргә барлык моң-зарларын, җитешсезлекләрне тезәләр, хуҗаларны хурлыйлар. Уңышка ирешү өчен нәрсә комачаулый, шул турыда алмаш-тилмәш дәгъва яудыралар. Түз генә!
Хуҗа хатын, киресенчә, гел уңай сүзләр генә әйтә. Хезмәт хакын сорыйлар. “Айның 12нче числосында эш хакын бирәләр, өзеклек юк”, – ди. – Көзен җитәрлек күләмдә ашлыгын алабыз”. “Күпмешәр аласыз?” “Күпме дип, җитә-ә-ә... Шөкер”, – ди. “Маладис!” – димен эчтән генә.
Киттек авыл буйлап. Авыл күренеше мактанырлык түгел, кайбер йортлар, абзар-куралар салам түбәле. Авыл халкы яңа гына бөтәеп килгән чор, төзелеш материалларының нык дефицит булуы да теләкләрне тормышка ашырырга комачаулый. Полячканың да нык аптыраганы шул салам түбәләр булды. “А это зачем так?” – ди, салам түбәләргә төбәлеп. Ни дисәң дә, мул тормышта яшәгән пан кызы шул, димен эчтән генә. Үзләренең хуторлары ничектер. Барып карасаң, әллә ни артык җирләре юктыр әле, дип уйлыйм мәкерле генә.
“Э-эти? А-а, эти... зимой – от холода, летом от жары хорошо, – димен. – Изоляция!”
Бер шифер, бер салам түбәләргә карап, сүзсез генә ниндидер нәтиҗәгә килде бугай, дәшмәде дә, елмаймады-көлмәде дә. Билгеле, нәтиҗәсе безнең файдага түгел иде. Күңелне кырган чынбарлык!
Менә хәллеләр категориясендәге кешегә кердек. Алты почмаклы йорт, ихата төзек. Билгеле инде, алды як бүлмәдә бер чама күренеш. Түр бүлмәдә икенче төрлерәк, барысы да пөхтә. Матур итеп өеп куелган ястык-мендәрләр, тәрәзәдә – челтәр-пәрдә, калай белән тышланган голландка мич.
Полячканы иң кызыксындырганы менә шул түгәрәк мич булды. Кулы белән сыпырып алып, аптыраган кыяфәттә, кунакча эзләгән тавыкны хәтерләтеп, бер аска, бер түшәмгә карап ала. Аның кыланмышына без тагын да ныграк аптырыйбыз. Мич мич инде, җылыткыч морҗа, ягъни, нәрсәсенә һушы китәдер.
“Для чего это? – ди. – Опора что ли?” Түшәм терәве диясе килә инде. Безгә көлке, аңа гаҗәп! Аңлатабыз – кышын кирәк корылма, ми-и-ич дип атала, печь, ягъни...
Мичнең ике ягына чаршау корылган, мич арасын бездә “гөлбәч”, диләр. Ул – барлык вак-төяк, юк-барны саклый торган урын. Туташыбыз чаршауны этеп, мичне урап үтә башлады. Моны күргән Гайшәттәй: “Әй, Ходаем, ашыгычта бөтен чүп-чарны шунда тутырган идем!” – ди, пошынып, чәбәләнеп. Кыенсына инде.
Аптыратырлык кеше булды бу сары чәч. Соң мичнең, морҗаның да ни икәнен белмәгән кеше булыр икән! Чыннан да белмәдеме, мыскыллавымы, этем белсен. Берәр бай кызыдыр инде. Паннар тормышы икенче төрледер шул, безгә билгесез.
Башка йортларда да үрнәк булырдайга караганда, кыенсындырыр хәлләр күбрәк булды.
Бер йортка кердек, өлкән яшьтәге хуҗабикә аптыраулы караш белән каршы алса да, үз кешеләрен абайлап, безне әйдәли. Караштыру, сораштыру. Почмакта Рәхимәттәйнең чәчкабын күргәч, полячка башкортларның милли бизәкләре белән кызыксынды. Өзми дә, куймый да, давайлый дисәң дә ярый. “Очень-очень” кирәк икәнен тәкърарлый башлады. Түтәйгә аңлатабыз, ул: “Кайдадыр тагын бар иде әбекәйдән калганы”, – дип, урындыкка басып, шүрлекне актара башлады. Кунак кызыбыз түземсезләнеп, биер чиккә җитеп, башын өскә каерып карап тора. Үз “Надо!”сын кабатлый. Түзмәде, икенче урындыкны алып килеп, үзе дә төрле тартмаларны актара, эзләшә башлады.
“Ә-ә, менә-ә!” – дип, Рәхимәттәй бер тартманы алып төште. Чүпрәккә тагылган, болай чәчелеп яткан тәңкәләр. Полячка комсызланып актарына. Барысын да карап бетергәч: “Нет, не то!” – дип, ризасызлыгын белдереп алды. Барысы да көмеш тәңкәләр иде. Үзенә күрә байлык, тик милли бизәк түгел. Кызыбыз белән без дә авыр уфтанып алдык.
Менә иң мул тормышлы йорт. Барысы да тәртиптә. Тик барыбызны да аптыраткан, безнең күңелне кырганы – төрле сурәтләр ябыштырылган стеналар. Хрущев портреты дисеңме, “Крестьянка” журналы тышлыклары, открыткалар, башка рәсемнәр. Мәзәк күренеш. Кудряшов үзе дә сизмәстән: “Какая дикость!” – дип куйды. Полячка да шул фикердә булуын сиздерде. Әйткәнемчә, өлкә комитеты вәкиле белән “первый” – ләм-мим. Күңел өчен генә булса да аклау сүзләре әйтмиләр, хис-кичерешләрен сиздермиләр.
Полячканы күпбалалы гаиләләр кызыксындыра булып чыкты. Киттек, бездә андыйлар җитәрлек. Кәкребаштагы, Аблайдагы сигез балалы гаиләләргә юлландык.
Мондый гаиләдә, билгеле инде, кайсы бала – өй эшләрен башкаруда, кайсы – ихатада, бакчада, кайсы – чыр-чу килеп уенда. Әни кешеләр тормышларыннан канәгать, зарланмый, үзләрен горур тота, хәтта: “Күп бала булу нигә кыен булсын ди ул? Өлкәннәре ярдәмчегә әйләнә, кечеләрен карый. Берсенә алган кием икенчесенә кала, чиратлап барысы да киеп чыга”, – диләр, артык шаккатмыйча. Сәлимә апа: “Болар – минем “сберкнижкалар”, олыгайган көндә йөзәр сум гына бирсәләр дә, сигез йөз җыела”, – ди, көлеп.
Полячканы кызыксындырганы – шушы кадәр күп баланың дүрт почмаклы өйдә кысынкылык сизмичә, киң күңелле булып яшәве. Үз тәэссоратларын белдерә, хисләнә. Аларда өч бала да күп санала икән. Ә монда һич авырсыну юк, ул – гадәти күренеш!
Аблайда Шәмгыя апаларга кердек. Әлеге дә баягы – сигез бала. Без килеп кергәндә балык кыздыра иде. Ай-вайга куймыйча, безне кыстый, үзе сөйләнә, әйткәнемчә, зарланмый, горурлана гына.
Полячкабыз әрсез генә түгел, талымсыз да икән. Үзләрендәге без ишетеп кенә белгән, ишетмәгән дә балык төрләрен сөйли-сөйли, Ык балыклары – кыздырылган чабак, табаннарны аерым мактый-мактый сыпырта гына! Чәй әзерләгәнче салкын су сорап алды. Шуның белән хушланды. Бәй, хушланмый, “коф-фегә” өйрәнгән кешегә чәеңнең ни хаҗәте?!
Ниһаять, безнең күңелне кырганы – авылларда йөрү бетте, басуларга киттек. Монда инде мөшкәдә Мохтаровныкы. Крестьян, җир хуҗасы горурлык белән иген басуларын күрсәтә. Горурланырлык та, чүп үләннәрсез, күкрәп үскән бодай, арыш басулары. “Это что, горох что ли?”ны ишеткәч, борчак басуы янында туктадык. Яшел борчакның иң тәмле чагы. Авыз итәбез. Полячкабыз әллә гомерендә дә яшел кузак күрмәгән, соклануын яшермичә, тотынды мактый-мактый ашарга. Кузагы белән каба да, шырт, борчак авызда, кузак җирдә. Әй ашый, әй ашый, без бераз авыз иттек тә хушландык. Ул туктарга уйламый да. Ашасын әйдә, жәл түгел. Бер пан кызы гына киметерлек түгел, 500 гектарлы басу. Мин аның үзе өчен хафаланам. Ашавын ашыйсың да бит, азагы кыен хәлгә калдыруы бар, димен. Юлда конфуз булмаса ярый да бит. Ярый, үзең беләсең. Кайтышлый андый-мондый хәл булмады.
Ашханәгә кайттык. Юынырга башлап туташыбызга тәкъдим иттек. Итүен иттек лә ул, тик монда тагын аның өчен икенче бер ят күренеш булганы беленде. Өйләребездә акрынлап комганны алыштырган “умывальник” куллана башлаган чак. Ашханә янындагы баганага эленгән кулъюгыч. Әйдә, юын! Кулъюгычны тоткалап, капшап, багананы әйләнеп чыкты. Кранын эзли икән. Аңлатабыз, аның асылынып торган клапанын өскә этәрү кирәк. Аңламый теге, озынча клапанны боргалый, су акмый. “Ныграк, – дибез. – Сильнее вверх!” Кызыбыз көч белән өскә эткән иде, “умывальник”, элмәгеннән ычкынып, бар суы белән кызыбызны коендырды. Көчле икән! Янында мәш киләбез. Күлмәк, аяк киемнәре ару гына чыланды. Көлүемнән ничек тыелганымны күз алдына китерсәгез! Шартлыйм дип торам. Ярамый, кунак бит!
Белмим, безнең тормыш турында нинди фикердә калгандыр да ниләр язгандыр. Билгеле инде, Европа белән чагыштыргандыр. Вәгъдә иткән Польша гәзите дә, “Известия” дә безгә килмәде. Мактау булмаячагы билгеле иде шул.
Азактан Кудряшов кына: “Да-а, оказывается, у нас дух и быт крепостного крестьянина не изжит”, – дип ычкындырды. Ә. Ш. Галиев кызарды: “Да, Вы правы, нам еще далековато до Европы”, – дип куйды, полячкага күз сирпеп. Пан кызы баш кагу белән генә чикләнде. Нәрсә әйтсен, журналист булса да, кунак бит.
Бүген килеп, шул көннәрне, 50 ел элек булганнарны башымнан кичереп, өйләрдә мич-морҗалар бетүе, барлык йортта да краннардан салкын суы да, җылы суы да агуы, күпчелектә душ, ванна һәм бәдрәф булуы белән горурланам. Халкым белән бергә куанам. Төрле төс-формалы профнастил түбәле, өчәр-дүртәр бүлмәле, күркәм бизәкле, тышланган зур йортлар. Хәзер бит ялгыз яшәүче әбиләрнең йортлары да 80 квадрат метрдан ким түгел. Урамнар чиста, күпчелек асфальт.
“Килегез, күрегез, әй, матбугат әһелләре! Көнләшегез безнең тормыштан, үрнәк алыгыз!” – диясем килә. Тормышыбыз яхшы якка үзгәрде! Аллаһка шөкер, ирештек! “Беренче”нең үртәлеп, Европа белән чагыштырып әйткәне, баш-аягы белән үзгәреп, безгә “евро” булып килеп керде. Бүген тормышыбыз гадәти зарлануларны җиңәрлек, шөкер кылып яшәрлек.
Әнәс САФУАНОВ.
Туймазы районы,
Кәкребаш авылы.