+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
31 август 2020, 08:50

Улы артыннан әтисе дә үлгән...

УМПОда эшләгән 36 яшьлек Владимир Грачев пневмониядән вафат булган иде.

УМПОда эшләгән 36 яшьлек Владимир Грачев пневмониядән вафат булган иде.

Аның әтисе дә үлгән. Һәлак булганнарның туганы хәбәр иткәнчә, өлкән яшьтәге ир-атта шулай ук үпкә ялкынсынуы булган.

Әлеге кыз раславынча, хәзерге вакытта гаиләнең башка әгъзалары да дәваханәләрдә ята: кызның үзенең әти-әнисе - расланган COVID-19 белән, Владимирның әнисе - үпкә ялкынсынуы һәм 75 процент үпкә зарарлануы белән. Әмма, аның сүзләренчә, табиблар бу очракларны берничек тә бәйләми.

Сәламәтлек саклау министрлыгында бер гаиләдә авыруларның сәбәпләрен ачыклау мөмкин түгел, дип белдерәләр.

"Кешенең чирне ничек һәм кайда йоктыруын табиб әйтә алмый. Өстәвенә, пациент ниндидер фактларны хәтерләмәскә яки аларны яшерергә мөмкин", - дип аңлаталар матбугат хезмәтендә.

Владимирның үлеме турында белешмәне аның туганнары 12 августта алган. Аның әти-әнисендә инде ул вакытта ук инфекция симптомнары барлыкка килгән.

Фото: gorobzor.ru
Читайте нас