+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
1 сентябрь 2020, 08:10

Башкортстанда "ФСИН" идарәсе җитәкчесе вафат

45 яшьлек башлык пневмониядән үлгән, диләр...

45 яшьлек башлык пневмониядән үлгән, диләр...
2019 елның ноябреннән Русия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Башкортстан идарәсе белән җитәкчелек иткән Алексей Чириков бүген Уфада Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә вафат булды, дип хәбәр итте Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү советы чатында совет әгъзасы Олег Галин.
Ул "Ъ-Уфа"га хәбәр иткәнчә, идарә башлыгы РКБда үпкә ялкынсынуыннан дәваланган: башта йогышлы авырулар дәваханәсендә яткан, шул исәптән реанимациядә, аннары гомум палатага күчерелгән. "Соңгы көннәрдә ул савыгуга бара иде һәм әле ике көн элек үк чыгарга җыенган иде", - дип билгеләп үтә Олег Галин.
Алексей Чириков 1975 елда Барнаулда туган.
"УФСИН" матбугат хезмәтендә җитәкченең үлеме турындагы мәгълүматны расладылар, ләкин сәбәбен әйтмәделәр.
Фото: "ФСИН по РБ"
Читайте нас