Сталинград янындагы дәһшәтле алышта катнашканнар шулай ди.
Бу дөньяда шундый очрашулар була, алардан алган тәэссоратлар күңел дәфтәренә гомерлеккә языла.
Миңниса Хөсәенова 1921 елда Әнәч авылында туып-үскән. Җидеелык мәктәпне тәмамлагач, Уфа медицина техникумында укый. Шәфкать туташы белгечлеге алып чыккан кызны сугыш үз эченә бөтереп алып кереп китә. Сугыш башланганда эвакуация госпиталендә эшли, арытаба Сталинград, Брянск фронтларында сугыша. Медицина хезмәте лейтенанты, кыю һәм тәвәккәл кыз 354нче аерым саперлар батальонының санитар хезмәте начальнигы итеп тәгаенләнә. Ул дошман белән дә алыша, солдатларның гомерен саклар өчен дә көрәшә.
Бу легендар шәхес белән күрешеп, аралашып яшәргә дә насыйп булды миңа. Аның сөйләгәннәре әле булса күңелне тетрәндерә, йөрәкне өшетә. Миңниса Гомәр кызыннан язып алган истәлекләрне гәзит укучыларга да тәкъдим итәм.
“...Уфага юлландым. Уфага барыр өчен башта Аксенга килергә кирәк. Юл йөрүче “Акбаш” кушаматлы кеше бар иде. Шуңа ияреп чыгып киттем. Уфада бертуган Фатыйма апам яши иде. Ходайбирдин урамы, 46нчы йортны эзләп таптым. Пушкин урамы, 106 адресы буенча урнашкан театр техникумына барып җыр буенча имтихан тапшырдым. Әти ачуланып хат язды, мине артист ясарга риза түгел. Шуңа күрә медтехникумга укырга кердем. Аны 1939 елда тәмамлап, юллама буенча Кыйгы үзәк район дәваханәсенә эшкә юлландым.
1939 елның 15 декабрендә фин сугышына алындым. Башта — санитар поездында, аннан соң госпитальдә, протез бүлегендә, 1940 елның июнендә госпиталь таратылганга кадәр эшләдем. Аннан соң Наркомздрав күрсәтмәсе буенча мине балалар поликлиникасына күчерделәр. Сугыш башланып, бер атна үткәч тә, Уфа шәһәрендәге 1742 санлы эвакуация госпиталенә эшкә күчтем. 1942 ел башында фронтка киттем.
Чын сугыш минем өчен Калмыкиянең Элиста шәһәре тирәсендә башланды. Мин хезмәт иткән часть Элистадан 18 чакрым ераклыкта урнашкан иде. Дошман котырынып һөҗүм итә. Чигенү башланды. Часть югалды, кешеләр буталышып бетте. 1942 елның 13 июне. Рота командиры белән бергә чигенә-чигенә Сталинградка барып кердек. “Полуторка” машинасы әрҗәсенә утырганбыз, рульдә — старшина. Сталинградка керер алдыннан бомбага тотуга эләктек. Яшен тизлегендә машинадан төшеп, яшелчә-җимеш бакчасына кереп, бәрәңге арасына яшерендек. Гомельдән бер фельдшер бар иде, ул үлде. Һава һөҗүменнән соң, тагын шул полуторкага эләгеп, Сталинградка барып кердек. Кем, кайсы частьтан исән калган, барыбызны да җыеп сафка тезделәр. Ашарга юк, гимнастеркалар пычранып, ертылып беткән, тозлы тиргә каткан. Шушында “Ни шагу назад!” дигән приказны игълан иттеләр. Күпләребезнең үзләре белән документлары да юк иде. Алар я югалган, я янган, я булмаса төшеп калган булып чыкты. Һәммәбезне разведчик, сапер, медик, десантникка аердылар. Латин телендә рецептлар яздырып карап, мине фельдшер итеп тәгаенләделәр һәм 92нче танкка каршы һөҗүм итүче аерым полк белән бергә Сталинградтан ерак булмаган Бекетовка авылына җибәрделәр. Полк командиры итеп Иващенко тәгаенләнде.
22 август. Котельниково тимер юл станциясен калдырып, Иделнең каршы як ярына күчендек. Сталинград коточкыч бомбага тотыла, кичү аша чыгу – сират күперен үтүгә тиң. Комсомолның шәһәр комитеты бинасы подвалына урнаштык. Бомбежка тыну белән яралыларга ярдәмгә ашыгабыз. Безнең полкның санитар хезмәтләндерү начальнигы югары белемле, медицина институтын тәмамлаган Татьяна Кальянова иде. Бомбежка астында калып, ул каты яраланды. Ике кулы да, аяклары да өзелде. Аны агач носилкада санчастька алып бардык. Әле булса аның түземлелегенә хәйран калам: үләренә санаулы гына минутлар калганын белеп торса да, бер тапкыр да ыңгырашмады. Миңа партбилетын биреп, штабка тапшырырга кушты, ә портупеясын истәлеккә үземә бирде. Бу коточкыч сугышның бер генә картинасы. Ул алышта без 8 генә кеше исән калдык. Бер матрос белән Иделнең икенче ярына чыктык. Бу 1942 елның 25 августы иде.
Безнең полк берникадәр вакыт резервта торганнан соң, яңадан таратылды. Сталинградта 1943 елның 3 февраленә кадәр булдык. Генерал-фельдмаршал Паулюсны кулга алгач, безне Брянск фронтына җибәрделәр. Мине аерым саперлар батальонының санитар хезмәте батальоны начальнигы итеп тәгаенләделәр. Сталинград сугышында – кече лейтенант, 6 айдан санитар хезмәт лейтенанты дәрәҗәсенә күтәрелдем.
1944 елның 24 октябрендә демобилизацияләнеп авылга кайттым. Мин хезмәт иткән часть Эстониянең Хапсун шәһәрендә калды. Яудашларым Җиңү язын да шунда каршылады.
1945 елның башында медпунктта эшли башладым. Әнәч авылында 1985 елга кадәр эшләдем.
Сугыштан соңгы авыр елларда трахома чире киң колач алды. 126 йортта авырулар бар иде. Йорт саен йөреп авыруларны дәваладым. Районда беренчеләрдән булып трахома чирен бетерүгә ирештем. Читтән килгән медицина хезмәткәрләрен күз авырулары буенча минем янда практика үтәргә җибәрделәр.
Ул елларда Ивановка, Буденовка, Хлебороб, Кашкар, Үрнәк, Байтимер авыллары халкын берүзем хезмәтләндердем. Ат очрыймы, машинамы, я булмаса җәяүме – авыру янына барырга кирәк. Ярдәм сорап өйгә килүчеләр дә булды. Сугыштан соңгы елларда балалар да күп туды. Аларга якты дөньяга килергә ярдәм иттем, балалар йорты сабыйларын да карадым. Ул чорда кешеләр бик нык бетләде. Ул афәт белән дә көрәштек.
1959 елда районда беренчеләрдән булып “СССР Сәламәтлек саклау отличнигы” дәрәҗәсенә ирештем. 1966 елда бу дәрәҗәгә икенче тапкыр лаек булдым. Төп эшемнән тыш, җәмәгать эшендә йөзеп эшләдем: 12 ел иптәшләр суды рәисе, сәүдә челтәрендә комиссия әгъзасы, халык судында утырышчы, депутат, агитатор булдым.
Кешеләрнең сәламәтлеге белән беррәттән, гаиләләрдәге татулык тирә-як мохитебезнең чисталыгы, каралты-кураларның төзеклеге өчен дә борчылырга туры килде. 1950 елда Варис Каюмов белән гаилә кордык. Бер ул һәм кыз тәрбияләп үстердек”, – дип сөйләде Миңниса апа.
Миңниса Хөсәенова 2011 елда вафат булды.
Әминә КАЮМОВА.
Миякә районы.