Янында язуы да бар.
Республикада автобус йөртүче кызны үле килеш таптылар.
"КП-Уфа" чыганагы мәгълүматлары буенча, 26 яшьлек кыз туганнары һәм якыннары белән элемтәгә чыгудан 3 сентябрьдә үк туктаган. Югалган кешене эзләүгә полицейскийлар һәм волонтерлар чыккан.
Кызганычка каршы, кызны исән килеш таба алмадылар. Аның гәүдәсе яшәгән урыныннан өч чакрым ераклыкта, урманда табылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, аның үлемендә криминаль эз юк - табылган кеше үзаллы рәвештә тормыштан китәргә карар кылган.
Һәлакәт урыныннан тәртип сакчылары җинаять дәлилләрен, шул исәптән, ике язуын алган.