+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
7 сентябрь 2020, 07:05

Сигез бала югалган

Алар белән өч өлкән кеше дә булган.

Алар белән өч өлкән кеше дә булган.

Коткаручылар тауларга киткән сигез бала һәм өч өлкән кешене эзли, әмма хәзерге вакытка кадәр алар белән элемтә юк. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

- 11 кешедән торган теркәлмәгән төркем 6 сентябрьдә иртән Сочиның Адлер районыннан Роза Пик районындагы тау массивына күлгә юлланган, - дип хәбәр итә "Интерфакс".

Билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытка популяр маршрутлар, шулай ук турыдан-туры күл ярлары тикшерелгән, әмма бу нәтиҗә бирмәгән. Оператив штаб җәелдерелгән, катлаулы урыннарны айкау өчен атларны, шулай ук вертолёт җәлеп итү планлаштырыла. Операциядә барлыгы 64 кеше һәм 12 берәмлек техника катнаша.

Фото: invento.spb.ru
Читайте нас