Бәләбәйдә гәүдәсе урманда өеннән өч метр ераклыкта табылган хатынның шәхесе билгеле булды.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, 3 сентябрьдә кыз өйдән киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Шул ук көнне аның гәүдәсе урманда табылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, аның үлемендә криминаль эз юк - ул үзе тормыштан китәргә карар кылган. Һәлакәт урыныннан тәртип сакчылары җинаять дәлилләрен, шул исәптән, ике язу алган.
Һәлак булган хатын Арина Н. автобус йөртүче булып эшләгән, ә буш вакытында йортсыз хайваннарга ярдәм иткән. Аринаның ике баласы калган.
- Ачык күңелле, куркусыз, шат, көчле кеше, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер иде. Арина белән без Гермесны (хайванны) Уфага операциягә алып бардык, нәкъ менә аның ярдәме белән ул тернәкләндерү узды. Арина бик күп хайваннарны коткарды, аларга ярдәм итте! - дип яза волонтерлар.
5 сентябрьдә Аринаны соңгы юлга озаттылар. Якыннары хатынны шундый куркыныч адымга ни этәрүе турында баш вата.