Ун яшьлек баланың гомере кыл өстендә булган.
Уфада 10 яшьлек малай ташландык йорт подвалында чак кына батмый кала.
Шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсе мәгълүматы буенча, укучы дуслары белән Төхвәт Янәби урамындагы ташландык бинада уйнаган. Ниндидер мизгелдә ул, абынып китеп, су булган тирән подвалга егыла һәм бата башлый. Ярдәмне аның дуслары чакырта.
Коткаручылар альпинист кирәк-яраклары ярдәмендә түбәнгә төшеп, бишенче сыйныф укучысына подвалдан чыгарга ярдәм иткән. Малайны табибларга тапшырганнар, хәзер ул дәваханәдә.
Фото: bashinform.ru