+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 сентябрь 2020, 07:00

"Бу дөньядан киткәндә синеке буласым килә"

Авыру кыз үләренә өч көн калгач, туйга әзерләнә башлый...

Авыру кыз үләренә өч көн калгач, туйга әзерләнә башлый... Австралиянең Квинсленд штаты Голд-Кост шәһәрендә яшәүче кыз үләренә берничә көн кала сөйгән егетенә кияүгә чыккан. 2018 елда Эшли Симраджхка (Ashleigh Simrajh) 20 яшь булган. Кыз үз аягында шеш күреп ала һәм табибка килә. Табиб аны, биопсия билгеләмичә, хирургка җибәрә. Бер елдан соң шеш авырта һәм каный башлый һәм кыз биопсияне шунда ук уздырган башка табибка мөрәҗәгать иткән. Ике көннән анда меланома ачыкоаганнар. Шулай ук, аңарда үпкә, бавыр, күкрәк яман шеше тапканнар. Кәләшнең әтисе сүзләренчә, Тони Симраджхка (Tony Simrajh) бу көн аның тормышында иң бәхетле һәм иң моңсуы булган. "Кызымны тормышының иң бәхетле мизгеле булырга тиеш көнне авыру килеш күрү бик авыр булды, ләкин алар арасындагы мәхәббәт әллә кайдан күренә иде, бу аны илһамландырды", - диде ул. Әйткәндәй, табиб кызга өч көн эчендә вафат булачагын әйткәч, кыз кияүгә чыгып калырга уйлаган булган. Фото:lenta.ru
Читайте нас