+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
10 сентябрь 2020, 06:10

Кызы өметләнеп көткән иде...

19 августта Белоретта бер йорт подъездыннан яшь ана Айгөл Ф. югалуы турында язган идек.

19 августта Белоретта бер йорт подъездыннан яшь ана Айгөл Ф. югалуы турында язган идек.
Кызганычка каршы, аны үле килеш табалар. Бу хакта 35 яшьлек хатынның бертуган апасы сөйләгән.
Айгөлнең туганнары һәм якыннары ул югалган көнне үк борчыла башлаган. Ул вакытта эзләүләргә полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар кушылган. Ләкин эзләүләр фаҗига белән тәмамланды. Һәлак булучының өендә 15 яшьлек кызы калган.
Элегрәк апасы Айгөлнең берничә тапкыр өйдән чыгып китүен әйткән иде, ләкин һәрвакыт элемтәдә булган. Бу юлы телефоны дәшмәгәч, туганнары чаң суккан.
"КП-Уфа" чыганагы мәгълүматлары буенча, яшь хатынның гәүдәсе суда табылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, Айгөлнең үлемендә криминаль эз юк.
Хатынны кичә җирләгәннәр.
Фото: кп.ру
Читайте нас