Югары Бишенде сабантуенда булды бу хәл. Минем студент чак. Йөгерештә күп бәйгеләр җиңүчесе булган Ибраһим абыем белән бергә катнашырга булдык. Ике туган өчен бу тарихи вакыйга иде, чөнки гомер эчендә бер генә мәртәбә без аның белән стартка янәшә бастык.
Күпме ярышларда катнашып, башкача аның белән көч сынашырга туры килмәде.
...Йөгерешергә исемлеккә язылдык. Протоколда ике фамилия генә тора. Башка кеше юк. Беркем язылмый. Чөнки барысы да белә: калган катнашучылар өченче урын өчен генә көрәшәчәк. Чыкмыйлар! Икәү генә йөгерешә алмыйбыз ич. Хәтсез көттек. Шунда минем сыйныфташым Мәсгуть ярдәмгә килде.
– Йөгерешәбез ул! Бүләкләре бик күркәм күренә, – дип кычкырып сөйләнә-сөйләнә исемлеккә килеп язылды, өске киемнәрен тиз-тиз салып ташлады. Ашыга, ярсый, янәсе. Ә аның йөгергәне түгел, кызу атлап йөргәнен дә моңарчы күргән булмады.
Йөгерешчеләр уйга калды... “Бәй, ничек була бу – гомердә дә йөгермәгән кеше чыккан, ә без торып калыйкмы? Дуслар нәрсә әйтер, хатын өйдә ничек карар?” Күбесе бит сабантуйдан нинди дә булса да бүләк алып кайту нияте белән килгән.
Йөгерешче ат кебек ярсып тора Мәсгуть. Бер басасы урынга биш баса!
Түзмәделәр башкалар да чыкты. Берсе авызына марляга төреп шикәр кабып йөгерде. Үзенчә – әзерләнгән! Болгариядәге Вангелия апасыннан үрнәк алып, шикәрдән көч җыярга уйлаганмы... Йөгерештек – узыштык. Мин беренче, Ибраһим икенче килде. Беләм инде, ул миннән көчлерәк, мине юри уздырды. “Әйдә, бәлки, студентка берәр файдалы бүләк тияр...”, – дигәндер абыем.
Соңыннан Мәсгуть сөйли:
– Егетләр, тарих кабатлана... Мин сезгә ярышчылар җыярга ярдәм иттем. Мәрхүм әтинең сөйләгәне искә төште. Күздән яшьләр килде...
– Яшь чакта ул сезнең әтиегез Гыйләҗетдин абзый белән бик дус булган. Билгеле булуынча, әтиегез сабантуйларда беркайчан беренчелекне бирмәгән. Күп еллар элек шушы урында зур сабантуй узган. Бүгенге кебек, сезнең әтиегез белән йөгерешергә чыгучы юк, ди. “Чыгудан ни файда – Гыйләҗи уза инде”, – дип тик катып торалар икән.
Шунда минем әти йөгерергә чыккан. Күкрәк киереп узышырга атлыгып торганын белдергән, судьяларны старт бирергә ашыктырган. Имеш, түзеп тора алмый – аяклар алга омтыла – йөгерергә кирәк тизрәк!
Ә узышырга килгәннәрнең йөрәге ничек дөп- дөп тибә?! Кешнәп кенә җибәрмиләр! Түзмиләр: “Ничек инде гомердә дә йөгермәгән Мәхмүт чыкканда басып калабыз...” – дип, дәррәү стартка басалар. Аңлавыгызча, икенче һәм өченче урыннарны гына алалар.
Гыйләҗетдин Нуретдин улы беркайчан да җиңелмәгән чемпион булып кала.
Ренат Нуретдинов,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Дүртөйле районы.