+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 сентябрь 2020, 11:40

"Чүплектән ашыйм, киенәм һәм... бәхетлемен"

Хәзерге дөньяда фриганизм агымы популярлаша бара. Аның тарафдарлары Уфада да бар.

Хәзерге дөньяда фриганизм агымы популярлаша бара. Аның тарафдарлары Уфада да бар.

Әлеге философия яклылар үзләрен икътисади тормыштан чыгарырга һәм ресурсларны куллануны минимумга калдырырга омтыла. Уфадан бу агымга кушылучыларның берсе ни өчен чүплекләрдә туклануын сөйләгән.

Екатеринага 20 яшь. Ул үзен фриган дип атый. Аның сүзләренчә, ул чүп бакларында тапканын гына ашый, ә кибетләрдән бары тик гигиена һәм ашамлыклар өчен тәмләткечләр генә сатып ала. Катяның мондый яшәү рәвеше инде ике ел дәвам итә.

"Яхшы нәрсәләрнең барысын да алам: кием-салым, ризык, техника. Ашарга ярамаганны эшкәртергә һәм берәр нәрсә әзерләргә мөмкин. Мәсәлән, мин кефирдан сыр ясыйм. Кием-салымны, кагыйдә буларак, сатам яки алмаштырам. Кешеләргә без эшләгәннәрнең барысы да барыбер. Мин икътисади күзлектән түгел, гәрчә "акча артык булмаса да", ә идея буенча фриганмын.

Белешмә

Фриганизм - кулланучылар принципларын кире кага торган тормыш стиле. Аның тарафдарлары үзләренең традицион икътисади тормышта катнашуын чикли һәм кулланыла торган ресурсларны минимальләштерүгә омтыла. Фриганнар туклану продуктлары һәм башка матди байлыклар чыганагы сыйфатында чүплекләр, чүп контейнерларын файдалана.

Фото:bash.news.ru
Читайте нас