Уфада биш айлык сабыйның гәүдәсе табылган иде.
Ул 8 сентябрьдә үз караватында табылган. Баланың тәнендә зур булмаган тән җәрәхәтләре булган.
Бүген баланың үлемендә көч куллану билгеләре табылмавы билгеле булды. Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә сабыйның тәнендә табылган күгәргән урыннар аның үлеменә сәбәп була алмаган, дип белдерделәр.
- Бала тәнендә табылган күгәргән урыннар - массаж эзләре. Бала җитлекми туган булган һәм ата-аналар аның мускулларын тонуста тоту өчен вакыт-вакыт массаж ясаганнар, - диләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Хәзерге вакытта сабыйның гәүдәсе табылу факты буенча тикшерү дәвам итә.
Фото: kp.ru