Шушы көннәрдә Дондагы Ростов шәһәрендә Артем Мазовка охшаган кешене күрүләре турында хәбәр булган иде.
37 яшьлек Артем Мазовның туганы Светлана әлеге мәгълүмат турында фикерен белдергән.
- Юк, Артем түгел, - дигән Светлана.
Элегрәк Артем Мазовка охшаган кешенең әлеге шәһәрдә таксист булып эшләве турында белдерелгән иде. Ул бик курыккан, нәрсәдер яшергән кеше кебек күренгән.
- Мин шәһәр яны автовокзалына кадәр такси чакырттым. Машина руле артында Мазовка бик охшаган ир утырган иде. Ул бик куркынган иде. Такси хезмәтендә ул башкача язылган, ләкин йөзгә бик охшаган, - дип билгели әлеге кеше.
Артем Мазов ике баласы белән юкка чыккан иде. Малайларның гәүдәләре табылды. Мазов һаман эзләүдә исәпләнә.
Фото: ufa1.ru