+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 сентябрь 2020, 08:55

Өзелгән аягын тегеп куйганнар

Чапкычта аягын өздергән 39 яшьлек ир бер сәгать басуда яткан...

Чапкычта аягын өздергән 39 яшьлек ир бер сәгать басуда яткан...

Аны ашыгыч рәвештә санавиация белән Баймактан Уфага китерәләр.

Иргә ашыгыч рәвештә операция ясалган. Балтырны реплантацияләү буенча уникаль операцияне 21нче шәһәр клиник дәваханәсе табиблары уздырган. Табиблар бригадасы өзелгән аякның анатомик һәм функциональ бөтенлеген тулысынча тергезгән.

Эш шуның белән дә катлауланган: пациент имгәнгәннән соң басуда ялгызы гына озак яткан һәм бер литр кан югалткан. Урындагы ашыгыч ярдәм табиблары аның ярасын беренчел эшкәрткән.

Реплантацияләнгән аяк уңышлы тегелгән һәм инде бер айдан ир үзаллы йөри башлаган.

Фото: resbash
Читайте нас