Әниләрнең, авылдаш апаларның кул белән урак урганын бик кечкенәдән күреп үстем. Ана сөтеннән аерылмаган чактан ук. Бу күренеш яшьтәшләремнән азрак аерымлырак, соңрак булды бугай. Моңа сәбәп тә бар. Мин — гаиләдә иң кече бала. Хәтәр авыр елларда туып-үскәнмен. Җитмәсә, 1947 елның ачлыгын ике яшьтә кичергәнмен. Шуңа күрәдер инде, апа-абыйларыма караганда, чирләшкә булганмындыр. Үз-үземне белә башлаганда бик еш ютәлли, нык ябык идем. Инәки мине аякка бастырыр өчен күкрәк сөтеннән соңрак аерырга уйлагандыр.
Кыскасы, 3-4 яшьләр тирәсендә шул ният белән инәкинең урак урган җиренә көн дә диярлек бара идем. Әйтергә генә җиңел. Юлны белергә, күпме ара үтәргә кирәк. Бу хакта бригадир белән алдан сөйләшеп куелган булгандыр.
Бригадирның кайчан киләсен беләм. Иртән теге бер кисәк икмәк белән сөтне эчеп куйгач, урамга чыгып, киртә башына менеп утырып көтәм. Шунысы кызык: ничек вакытында уянып, өлгерә алдым икән?! Өйдә будильник юк, күкеле сәгать уятмый. Ләкин “шәхси транспорт”ның минсез үтеп киткәне булмады...
Безнең авылда бригадир булып Мөнәвир абый Колсарин эшли иде. Бүгенгедәй хәтеремдә, ягымлы кеше иде. Соңрак апам аның абыйсына тормышка чыкты, без кодалар булып киттек.
...Менә ул атка атланып килә. Колхоз рәисеннән иртәнге киңәшмәдән чыккач, колхоз басуларына юллана. Мин аның алдына атка менеп атланам. Киртә башыннан ат сыртына күчү авыр түгел. Басуга китәбез. Анда көлтәләр күләгәсендә мине инәки көтә. Сөт көтә. Бәлки, ул сөт 46 яшьлек кешедә — ачы таңнан урак селтәгән гәүдәдә бик булмагандыр да. Минем өчен җанга якын бер шөгыль булгандыр. Әни кочагында утырасым, иркәләнәсем килгәндер.
Инәки белән янәшә урак урган апалар гына безне аңлап бетерми: безгә кырын карыйлар. Бигрәк тә Мәссүрә исемлесе. Бик ачы телле. Мыгырдана, сукрана: әзмәвердәй егет атка атланып имәргә килә, янәсе. Яратмыйм аның дорфалыгын. Һәм үзен дә!.. Ачу тотам Мәссүрә түтәйгә.
Беркөнне гадәттәгечә эштән соң, җәяү кайтып киләбез. Мин дә “эштән соң”. Теге апа һаман шул теманы күтәреп алды. Кычкырып, барысы да ишетсен дип, миңа төрттереп сөйли башлады. Юлыбыз “Озын чокыр” дигән таулы урыннан аска төшә. Аяк асты тулы таш. Менә эштән арыпмы, теле арыпмы, шул ташларның берсенә апам абынып китмәсенме! Ходайның рәхмәте, җай чыкты бит. “Чукын, сиңа шул кирәк!” — димен. — “Собакоед!” Әле мәктәпкә дә бармаган баланың сүз байлыгыннан уракчы апалар телсез калды.
Бу көнге вакыйганы озак оныта алмады алар: минем сүзләрне цитаталарга бүлеп, көлешеп, еш искә алдылар... Урак өсте беткәнче!
Ренат Нуретдинов,
Русия һәм Башкортстан
Журналистлар берлекләре әгъзасы.