+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
22 сентябрь 2020, 19:45

Бала табиб янында җан биргән

Уфа дәваханәләренең берсендә педиатр кабинетында 4 яшьлек малай үлгән.

Уфа дәваханәләренең берсендә педиатр кабинетында 4 яшьлек малай үлгән.
Баланы 20 сентябрь иртәсендә медучреждениегә китергәннәр. "Ашыгыч ярдәм" аны Иглин районыннан башкалага алып килгән. Табиблар малайга "клиник үлем" диагнозын куйган - ул инде аңсыз хәлдә булган.
Тырышлыкка карамастан, сабыйны коткарып кала алмаганнар, ул берничә минуттан вафат булган.
Баланың тәнен тикшергәндә бернинди күренеп торган тән җәрәхәтләре табылмаган. Аның нәрсәдән үлгәнлеген судмедэкспертиза ачыклаячак.
Фото: mk.ru
Читайте нас