Бу хәл төнлә булган.
Киров өлкәсенең Вятка Аланы районындагы авылда җир убылып, бер йорт тулысынча чокырга төшеп киткән.
Гадәттән тыш хәл 26 сентябрьгә каршы төндә була. Йорт урынында берничә метр диаметрлы чокыр барлыкка килгән.
Бу йортта беркем дә яшәмәгән, шулай булгач, бәхеткә, корбаннар юк, дип яза "Интертат".
Авыл халкы бу йорт урынында карст чокыры булгандыр дип фаразлый. Аның җир асты сулары аркасында барлыкка килүе ихтимал. Узган гасырның алтмышынчы елларында да шундый чокыр барлыкка килгән очраклар булган икән.
Фото: intertat.ru