+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
30 сентябрь 2020, 08:50

Кунакханә тәрәзәсеннән сикергәнме?

Бәләбәй шәһәрендә коточкыч хәл булган.

Бәләбәй шәһәрендә коточкыч хәл булган.
Урындагы кунакханә тәрәзәләре астында бер ир мәете табылган. Бу хәл 26 сентябрь кичендә булган.

Үлгән кешенең тәнендә биеклектән егылуга хас җәрәхәтләр булган. Вакыйга урынына килгән полицейскийлар мәрхүмнең шәхесен ачыклаган – ул Мәскәү өлкәсендә яшәүче 42 яшьлек ир булып чыккан.

Аның кесә телефоны, банк картасы, поездга билеты һәм паспорты криминалистлар тарафыннан тикшерүгә алынган.

Мәетне алар суд-медицина экспертизасына тапшырганнар.

Фото: kp.ru
Читайте нас