+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
2 октябрь 2020, 14:00

Югалган Кадрия исән-саумы?

14 яшьлек үсмер Уфадан меңнәрчә чакрым ераклыкта табылган.

14 яшьлек үсмер Уфадан меңнәрчә чакрым ераклыкта табылган.

Уфадан Кадрия Ш. исемле 14 яшьлек кызны эзләү төгәлләнде. Бу хакта өлкән апасы Лилия хәбәр итә. Аның сүзләренә караганда, югалган кызны Омск шәһәрендә поездда тапканнар. Үсмерне полицейскийлар тоткарлаган. Бер тәүлек эчендә генә дә укучы мең километрдан артык ара уза алган.

- Бүген сәгать 11дә аны тотканнар. Хәзер без шул шәһәргә барырга җыенабыз, самолетка билет алып йөрибез, төнлә анда булып, баланы өйгә алып кайтабыз. Иртәгә ул монда, Уфада булачак дип өметләнәбез. Без аның белән элемтәгә чыкмадык, полиция белән генә сөйләштек, – дип сөйли Кадриянең туганы.

Шул ук вакытта хокук саклау органнарындагы чыганак мәктәп укучысының югалу детальләрен әйткән. Ул өеннән 1 октябрьдә 6:40 сәгатьтә чыгып киткән булган. Кыз телефонын сүндереп куйган.



Фото: kp.ru
Читайте нас