Бу эшне ул урындагы эчке эшләр бүлеге бинасы каршында эшләгән.
Түбән Новгородта журналист, Koza Пресс басмасы җитәкчесе Ирина Славина үз-үзен яндырган. Бу урынга шунда ук полиция һәм коткаручылар килеп җиткән.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, әлегә башка мәгълүмат юк.
Элегрәк Ирина Славина аның өендә тентүләр узуын хәбәр иткән иде.
"Бүген 6:00 минем фатирга бензорез һәм фомка белән 12 кеше килеп керде: тикшерү, полиция хезмәткәрләре һ.б. Ишекне ирем ачты. Мин миңа таныш булмаган ханымның күзәтүе астында киендем. Тентеделәр. Адвокатка шалтыратып булмады. Бәлки «Ачык Русия»нең брошюраларын, листовкаларын, исәпләрен эзләгәннәрдер. Миндә алар юк. Тик флешкаларны, минем ноутбукны, кызымныкын, компьютер, телефоннарны, блокнотларны алып киттеләр", - дип язган булган ул.
Шәхси битендәге соңгы язма: "Минем үлемемдә Русия Федерациясен гаепләвегезне сорыйм".