+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
3 октябрь 2020, 06:15

Күрәчәгең булса...

Ишембай районында үсмер машина астында кысылып калган.

Ишембай районында үсмер машина астында кысылып калган.

Бәхетсезлек очрагы 1 октябрь кичендә булган.



15 яшьлек егетне шәхси хуҗалык ишегалдында туганнары таба. Ул "Ока" астында кысылып калган. Тартып чыгарганда суламаган була инде.

Вакыйга урынына эчке эшләр бүлеге һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләре килгән. Алар үсмернең автомобиль двигателен ремонтлаганда һәлак булуын ачыклый. Бер мизгелдә машина домкраттан ычкынып, егетнең өстенә төшә.



Мәрхүмнең гәүдәсе судмедэкспертизага тапшырылган. Билгеле булганча, быел ул училищеның беренче курсына укырга кергән булган.



Фото: мк.ру
Читайте нас