Кырым буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматы буенча, шәхси йортта янгын сүндергәндә 50 яшьлек ир, 5 һәм 2 яшьлек ике нәни малай мәете табыла. Алар картәтиләре һәм аның оныклары булуы ачыклана.
Балаларның әти-әнисе бу кичтә кунакка киткән булган. «Йорт ишеген әти кеше тыштан бикләп калдыра, ача торган җайланманы үзе белән алып китә. Әти кеше балалар моңа кадәр өйдән чыгып киткәләве турында сөйли. Ул шуңа күрә ишекне тыштан бикләп йөри», диелә "Интертат" хәбәрендә.
Якынча фараз буенча, янгын балалар шуклыгы аркасында килеп чыгуы ихтимал. Фаҗига урынын тикшергәндә, ут чыккан шкафта шырпылар табылган. Тикшерүчеләр малайлар ут белән уйнагандыр дип фаразлый.
Хокук саклаучылар искәрткәнчә, гаиләне былтыр махсус исәпкә куйганнар.
«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» мәддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Фото: intertat