1сентябрьдә юкка чыккан егеткә ни булган?
Аның әнисен моргка чакырганнар.
«ДНК һәм кием буенча - ул, диләр. Тик мин үзем күрмәдем. Әлегә күрмичә берни дә әйтә алмыйм... Vин тикшерүчегә дә шулай дип әйттем», - ди хатын күз яшьләрен тыялмыйча.
Искәртеп узабыз, сентябрь башында Артур Галиуллинның югалуы турында мәгълүм булды, аның әнисе Гөлнара социаль челтәрләр аша битараф булмаган гражданнарга аны эзләүдә ярдәм итүләрен сорап мәгълүмат таратты.
Әнисе сүзләренә караганда, армиягә язгы чакырылышка кадәр кичектерү алган егет ул көнне өйдән җиңел спорт костюмында эш эзләргә киткән, кесәсендә 100 сум акчасы булган. Аның кесә телефоны күпмедер вакыт эшләгән, әмма трубканы беркем дә алмаган.
Артур Галиуллин белән ниләр булганын тикшерүчеләргә ачыкларга кирәк булачак.
Фото: kp.ru