+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
5 октябрь 2020, 14:15

Әнисен урманга сөйрәп алып киткән

Уфада булган бу коточкыч вакыйга турында җәмәгать эшлеклеләре сөйләде.

Уфада булган бу коточкыч вакыйга турында җәмәгать эшлеклеләре сөйләде.

Интернетка алар «Максидом» кибетеннән ерак түгел җирдә билгесез кешенең бер ханымны җирдән сөйрәп алып баруы турында видеоязма тарата. Тиздән бу хәлнең нечкәлекләре ачыклана.



Җәмәгатьчеләр бу хәл булган урынга юл тоткан, ул аларны урманга алып килгән. 400 метрга якын ара узгач, алар этләр өрүен һәм бер ир тавышын ишетә. Очрашуга, видеодан күренүенчә, яшь кеше чыга. Ул, әтисе үлгәннән соң, әнисе белән урманга киткән икән. 5-6 көн инде гаилә табигать кочагында яши.



Егетнең психик авыруы булуы ачыкланган, тик менә планлы дәвалану гына узмый – табиблардан урманга качып китә.



Җәмәгатьчеләр егетне әнисен өйгә алып кайтырга үгетли, чөнки урманда төннәрен салкын. Ананың да сәламәтлеге белән проблемалары бар, ул үзе йөри алмый, шуңа күрә мондый шартларда булу бик куркыныч. Әмма тәкъдим ителгән дәваланудан хатын баш тарткан.



Хәлнең асылына төшенеп, шаһитлар полиция һәм табиблар чакырткан. Тик машиналарның якынаюын ишеткәч, социопат егет урманга йөгерә. Әлегә кадәр аны табып булмый...



Фото: bash.news.ru
Читайте нас