Бәләбәйдән 18 яшьлек Артур Галиуллинның гәүдәсе табылуы турында язган идек. Үлеменең сәбәбе нидә?
Егет әле 1 сентябрьдә үк югалган иде. Ул иртән өеннән эш эзләргә чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Бер айдан соң гына аның гәүдәсен шәһәр үзәгеннән 8 чакрымда тапканнар.
Билгеле булуынча, егет тормыштан үз теләге белән китәргә карар кылган. Аның гәүдәсен Сиушка авылыннан ерак түгел урманда гөмбәче тапкан. Аннары аны моргка илтәләр һәм туганнарына шалтыраталар.
Бүген Артурны соңгы юлга озатачаклар.
Фото: bash.news.ru