Башкортстанда популяр алкомаркеттан чыкканнан соң югалган 15 яшьлек кызны инде берничә көн эзлиләр.
Республиканың Калтасы районындагы Краснохолм авылында яшәүче 15 яшьлек кыз якыннары белән 2 октябрьдә үк элемтәгә керүдән туктаган.
Аны җомга көнне күргәннәр - укучы иртә белән спиртлы эчемлекләр сатылган кибеттән чыккан.
Якыннары аны үзләре таба алмый, шуңа күрә хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән.
Фото: kp.ru