8 кеше сөлдәсен җентекләп тикшерәчәкләр.
Урал аръягында кыйммәтле әйберләр һәм кеше сөлдәләре булган борынгы курган табылган. Археологлар фаразлавынча, каберлекләр тимер гасырда барлыкка килергә мөмкин. Бу кешеләр 2500 ел элек үк җирләнгән булырга тиеш. Күптән түгел генә курган турында урындагы халык та белми иде.
Равил Мортазин борынгы кешеләр каберләре өстендә йоклавы турында белмәгән дә, әлбәттә. Ир инде ун елдан артык көтүче булып эшли, еш кына кыр уртасында төн куна.
- Эт белән бергә йоклаган чаклар да була. Минем янга төлкеләр дә килеп йөри. Алар өчәү. Мин хәтта сумкамнан ризык алып, аларга ашарга да бирәм, - ди ул.
Археологлар биредә кыйммәтле бизәнү әйберләре – кыйммәтле металл белән әйләндерелгән ике кулон тапкан. Галимнәр моны сарматлар алтыны дип саный. Моннан тыш, каберләрдә хайваннар сөякләрен, бизәнү әйберләрен һәм кораллар күрергә була. Борынгы ышаныч буенча, алар "теге дөньяда" кирәк булыр мөмкин.
Каберлекләрдә барлыгы сигез кеше табылган, шуларның өчесе - сабый. Сөлдәләрнең ничек урнашуы да гаҗәп. Барлык шартларны үтәп, соңгы юлга үсмер белән бер хатын озатылган. Алар бик тирәндә. Ир-егетләрне бераз югарырак җирләгәннәр, аларның сөякләре хаотик тәртиптә таркалган. Янәшәдә генә хатын-кыз һәм ат башы табылган. Яшь сабыйның гәүдәсе бөтенләй диярлек өстә урнашкан. Хәзер галимнәргә бер курганда җирләү манерасының ни өчен шулай төрлечә булуын ачыкларга кирәк.
- Ниндидер яралану булган, күрәсең, чөнки берсенең баш сөяге яраланганы күренә. Ә менә кызның баш өстендә бронза табылды, күрәсең, бу баш киемендә булган. Биредә җир дымлы түгел. шуңа күрә сөякләр яхшы сакланган, - ди Башкортстан Республикасының Күчемсез мәдәни мирас объектларын саклау һәм алардан файдалану буенча фәнни-җитештерү үзәге лабораториясенең фәнни хезмәткәре Роман Габитов.
Галимнәр әйтүенчә, бу кешеләрдәге бизәнгеч әйберләр безнең республика территориясендә табып булмый торган ташлардан ясалган. Бәлки, сарматлар аларны алыштырып алгандыр, бәлки, күчмә халыкны талаганнардыр.
Соңрак әлеге каберлекләрдә бронза көзге, чиста алтыннан кечкенә генә пластик табылган. Мөгаен, ул берәр байның баш киеме өчен бизәк булып хезмәт иткәндер. Биредә, шулай ук, хатын-кызлар өчен хас булмаган тагын берничә әйбер табылган.
Сөлдәләрне антропологлар өйрәнәчәк. Әлегә билгеле булуынча, бу табылдыклар биредә 2500 елдан артык яткан. Галимнәр әйтүенчә, бу кешеләр каян килгән, хуҗалык итүнең нинди төре белән шөгыльләнгән, ничек тукланган, нәрсә белән авырган һәм нинди яшьтә вафат булган – бу мәгълүмат кеше сөякләрендә бар.
Фото:bash.news