Калтасы районында булган тетрәндергеч вакыйганың кайбер нечкәлекләре ачыкланды.
Анда үги әтисе 13 яшьлек кызны көчләгәндә әнисе Елена ярдәм итеп торуы турында билгеле булган иде. Бу хатынны авылында эчәргә яратучы хатын буларак беләләр. Елена еш кына өйдәше белән бергә эчкән.
13 яшьлек бала - аның бердәнбер кызы. Күпмедер вакыт элек кыз баш мие селкенеп дәваханәдә яткан. Аны ата-анасы кыйнаган, ә аннары подъездда башы белән баскычтан егылып төшүе хакында белдергәннәр, диләр. Бала берничә тапкыр аңын югалткан һәм шуннан соң күп нәрсәне хәтерләмәгән. Шул ук вакытта кыз социаль челтәрләрдә үз сәхифәсендә: «Мин әниемне һәм үз гаиләмне яратам», - дип яза.
Кызның үз әтисе күптән инде баланы үзенең тәрбиясенә алырга тели. Әмма Елена катгый каршы, чөнки яхшы алиментлар ала. Шул ук вакытта ул инде биш елга якын баласын көчләүдә шикләнелүче ир белән никахта тора.
Әлеге факт буенча "14 яшькә җитмәгән зыян күрүчене көчләү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Моннан тыш, сораштыру вакытында кызның әнисе, ярсып китеп, тикшерүчегә кабинетта линейка белән суккан. Моның өчен аңа "власть вәкиленә карата көч куллану" мәддәсе буенча да җавап бирергә туры киләчәк.
Фото: mk.ru