+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
14 октябрь 2020, 07:15

Толикны үләргә кайтарып җибәргәннәр...

Мишкәдән кечкенә Толикның бәхетсез язмышы турында язган идек инде.

Мишкәдән кечкенә Толикның бәхетсез язмышы турында язган идек инде.

Аны Башкортстан табиблары өенә кайтарып җибәргән. Медиклар, кулдан килгәннең барысын да эшләдек һәм аңа берни дә ярдәм итмәячәк, дигән. Әмма өмет барлыкка килгән – ике яшьлек сабыйны Новосибирскида кабул итәргә риза булганнар. Тик анда да могҗиза булмый калган.



- Килдек, ә безне кабул итмәделәр. Новосибирск та көчсез, Мәскәүгә җибәрә. Тик иң аянычы - башкалада да безне көтмиләр. Мәскәүгә билетларны алдык һәм барысы да хәл ителер дип өметләнәбез, - дигән волонтер Регина Биргулиева.



Ул белдерүенчә, Толикның хәле көннән-көн начарая, бала бик сызлана, елый, ашаудан баш тарта.



Искәртеп узабыз, бер яшьтә Толикның муен бүлеге шешен тапканнар, хәзер инде сабыйның бер кулы эшләми һәм бер күзе күрми.



Үткән елда Толикка куркыныч диагноз куйганнар. Мартта әнисе, улымны ютәл борчый, тиз арый, дип зарланып, дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Кызганычка каршы, үткәрелгән тикшеренүләр яман шеш күрсәткән.



Фото: ndda.kz


Читайте нас