Cалават районында юл буенда сыңар аяк тапкан кешеләр тәүдә куркудан нишләргә дә белми.
Шушы көннәрдә Башкортстанның Салават районында үтеп баручылар кеше аягы тапкан. Малаяз - Мөрсәлим автомобиль юлыннан ерак түгел урнашкан авылда яшәүче кеше коточкыч табышка очраган. Тәүдә ул үз күзләренә ышанмаган, аннары иптәшен ярдәмгә чакырган.
Куркынган дуслар полициягә шалтыратканнар һәм тиздән "җинаять урынына" тикшерүчеләр һәм криминалистлар килгән. Бәхеткә каршы, бу явыз маньяклар эше булмаган.
Аяк чыннан да кешенеке, ләкин киселгән түгел, ә ампутацияләнгән.
Чиләбе өлкәсендә яшәүченең аягын дәваханәдә кискәннәр. Гәүдәсенең бу өлешен ул туган җирендә җирләргә теләп, киселгән аякны үзе белән алып китәргә сораган. Тик менә әтисенең шул рәвешле аягын алып кайтуы улына бер дә ошамаган. Авыру әтисен алып кайткан җиреннән машинасын туктатып, аякны юл буеннан ерак түгел җирдә күмә ул.
Күрәсең, аякны ир тирән итеп күммәгән. Берникадәр вакыттан аны этләр тартып чыгарган.