Әбҗәлил районында булган бу хәл.
18 октябрь төнендә Әбҗәлил районының Теләш авылында янгын чыккан. Ут агач йортка һәм корылмаларга зыян салган.
Янгын урынын тикшерү барышында 63 яшьлек ир һәм 58 яшьлек хатынның гәүдәләре табылган. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Элегрәк Уфада фатирдагы янгында өч кеше – ике ир һәм бер хатынның һәлак булуын хәбәр иткән идек. Бу факт буенча тикшерү үткәрелә.
Фото: bashinform.ru