+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
20 октябрь 2020, 06:50

Нәнәем сандыгы

Аның үлемтеккә әзерләгән әйберләре җәйге җылы җилдә бүген дә җилферди кебек...

Аның үлемтеккә әзерләгән әйберләре җәйге җылы җилдә бүген дә җилферди кебек...

Чагу кояшлы, ямьле җәйге көннәрнең берсендә мине нәнәем үз янына чакырып алды да: “Кызым, әйдә, сандыктагы әйберләрне җилләтеп алыйк әле. Бүген көне дә бик матур”, – диде.

Калайны чүкеп, сырлап эшләнгән сандык верандада тора. Ул бервакытта да йозакка бикле булмаса да, без аны ачып карарга ярамаганлыгын беләбез. Әгәр дә инде нәнәй аны үзе ачкан вакытына туры килсәк, сандык эчендәге байлыкны караудан баш тартмыйбыз. Бу юлы да, ризалыгымны белдереп, бәләкәй генә буйлы, какча гәүдәле нәнәем артыннан иярдем.

Менә ул саклык белән генә сандыкның капкачын ачты, гүя анда пот-пот алтын саклана! Аннары күз карашы белән генә әйберләренең урыныннан күчкәнме, юкмы икәнлеген карады. Ул арада минем борынга хуш ис – болындагы аллы-гөлле чәчәкләр исен хәтерләткән сабын исе килеп бәрелде. Мин инде ул сабынның ни өчен сандыкка салынганын белсәм дә, тагын сорыйсы итәм:

– Нәнәй, кәгазендә кып-кызыл каен җиләге сурәте төшерелгән бу сабынны ник сандыгыңа салдың?

– Сабын исен көя яратмый. Шуңа күрә, – дип кыска гына җавап бирде ул.

Аннары нәнәем сандыгы янына чүгәләп утырды да, анда яткан төенчекләрен берәм-берәм алып, һәркайсын сүтә башлады.

– Кызым, мин хәзер картайдым инде. Аллаһка шөкер, тугызынчы дистәне ваклыйм. Тик шулай булса да, кеше яшәүдән бервакытта да туймый. Ә бу якты дөньяга беркем дә мәңгелеккә килми. Шуңа күрә үзегездән соң яхшы гамәлләр генә калдырырга тырышыгыз. Яхшылык кылсак та — үзебез җаваплы, начарлык кылсак та — җәзасын үзебез алачакбыз, – дип, тыныч кына сүз башлады. Аннары, сандыкта иң өстә яткан төенчекләрнең берсен алып, аның эчендәге ап-ак тукымага күрсәтеп:

– Кызым, менә бу төенчектә кәфенлегем. Кеше үзе яшәгәндә үк кәфенлекне алдан әзерләп кую хәерлерәк санала, – диде.

– Минем аңа тотынасым да килми. Куркам. Ул үлемне чакырып тора кебек...

– И балам! Кеше үлемнән куркырга түгел, киресенчә, аңа һәрчак әзер булырга тиеш. Кәфенлектән дә шикләнергә кирәкми. Адәм баласы, теге дөньяга киткәнче, нинди изге гамәлләр эшләдем икән, дөрес яшимме, дип уйланырга тиеш. Әҗәлнең кайчан килере билгеле түгел. Үлеп киткәч, якыннарың кәфенлек эзләп кибеткә чыгып чапса, бик уңайсыз була. Бар әле, менә шулай, икегә бөкләнгән урыныннан саклык белән генә элеп кер, – дип аңлатты да ихатага чыгарып җибәрде. Мин керүгә ул инде икенче төенчеген таратып, андагы яулыкларны барлап утыра иде.

– Үзең дөньядан киткәч, яхшылык белән искә алырдай исемең, я яхшы балаң, я адәм файдаланырлык эшең, гыйлемең калсын, дигән Пәйгамбәребез. Бу дөньяга мәңгелеккә килгәндәй, артык мал да җыярга кушылмый. Чөнки җыйган малын беркем дә үзе белән алып китә алмый. Кеше мәрхүм булгач, аны җирләр өчен бары тик өч аршын җир җитә. Ә инде мәрхүмнәргә дога гына кирәк. Шуңа күрә мине искә алып сәдака бирегез, дога кылырсыз. Менә бу яулыкларны элеп кер, – диде нәнәем, сөйләвеннән туктап.

Мин төенчеккә төрелгән йомшак тукымалы, аллы-гөлле чәчәкле кәшемир яулыкларны алам да, нәнәемә борылып:

– Бу яулыклар сине сакларга килгән кешеләргә таратыла. Шулай бит? – дип, үземнең белгәнлегемне белдерергә тырышып сорыйм.

– Әйе, кызым, нәкъ шулай. Үткән елларда сөйләгәнем хәтереңдә калган икән. Әфарин! – дип мактап та ала.

Мин ике койма арасына бәйләнгән бауга яулыкларны берәмләп эләм. Чәчәкләр, әче әрем, җиләк-җимеш исенә ихатаны тутырып, сандык исе дә килеп кушылуга күңелемдә әллә нинди уйлар туа. Нәнәемә ярдәмләшеп йөрүемнән рәхәтлек тапсам да, күңелем белән аны кайчан да булса югалтачагымны аңлыйм һәм бар булмышымны курку хисе биләп ала. Мин, ул боек уйлардан качарга теләгәндәй, йөгерә-атлый тагын өйгә кереп китәм.

– Кызым, менә бу күлмәклек тукымалар мине юарга керүчеләргә бирелә. Хатын-кыз мәете булса – күлмәклек, ә инде ир кеше булса, ирләр күлмәге таратыла. Бар, боларын да элеп кер, – дип, ул мине тагын чыгарып җибәрә.

– И кызым! Гомерләр бик тиз үтә икән шул. Минем күңелдә әти-әни куенында үткән балачак хатирәләре әле булса саклана. Алар шулай якты булганга күрә хәтер сандыгыннан төшеп калмый, вакыт дәрьясында юылмый да инде, – дип, кәгазь тартманы ача нәнәем.

Монда аның яшь язуы, паспорты, саргаеп беткән, яшел төсе уңган, инде кирәге чыккан “заем” акчалары, чулпылар, берничә медале ята. Мин, патша заманындагы көмеш акчалардан тишеп эшләнгән чулпыларны кулыма алып, аларны әйләндереп-әйләндереп карыйм, язуларын укыйм һәм күңелем белән нәнәемнең яшь, чибәр, озын толымлы чагын күз алдына китерәм. Бу чулпыларны ул ачлыктан җәфаланган чагында да, өстенә кияр әйбер булмаганда да сатмаган, ризыкка да алмаштырмаган. Нәнәемнең чулпылары – яшьлеге хатирәсе итеп саклаган ядкарьләре.

Кәгазь тартмадагы документларның язуларын укыйм да медальләрне сыпырып куям. Нәнәем аларны Җиңү көненә багышланган җыелыш-концертларга тагып бара.

– Безнең чордагыларның яшьлеге сугыш ачысы белән бәйле шул. Ул елларда без күргәнне сезгә, яшьләргә, күрергә язмасын. Көнне төнгә ялгап колхозда эшләүгә карамастан, ач, ялангач булдык. Ул елларда ирләребез сугыш яланында ятып калса, тылдагы халык ачлыктан кырылды, – дигәч, нәнәем беразга тынып калды.

Аның кулында фото иде. Кызыл­армеецларның очлы башлыгын, шинелен кигән, чибәр йөз чалымнарында сизелер-сизелмәс кенә елмаю чаткысы күренгән фотода егерме биш яшьләрдәге картәтием сурәте. Бу – аңардан калган бердәнбер истәлек.

– Гыйният авылдагы иң чибәр, уңган егет иде. Кавышып яши башлагач та фин сугышына алдылар. Аннан кайтып, тыныч илдә бераз яшәгәч, Бөек Ватан сугышы башланды. Аны сугышка озат­канда әтиеңә бер яшь кенә тулган иде. Мин иремне гомер буена көттем. “Хәбәрсез югалды” дигән кәгазь килеп тә исән кайтканнар булды. Тик минем Гыйниятем генә кайтмады. Инде кайтмас та. Исән булса, ничек тә кайтырга тырышыр иде, – диде дә, сурәтне сыйпап алгач, үзенең яшь чагында төшкән фотосы янына куеп, кире сандыкка салды.

– Әйдә, кызым, чак кына утырып торыйк та эшебезне тәмамларбыз, – диде. Аннары ул башындагы яулыгын салып, аны яңадан матурлап бәйләп куеп, сүзен дәвам итте. – Мин яшәгән дәвердә динне юкка чыгарырга тырыштылар. Шуның аркасында күпләр күңелендәге иманын югалтты. Иң куркынычы – менә шул. Дин ул эчке яктан ныклык таләп итә. Аллаһның барлыгына, берлегенә чын күңелдән ышанып яшәргә кирәк. Кызым, мин өйрәткәнчә, тәһарәтләнеп, белгән догаларыңны укы. Кияүгә чыккач, үз балаларыңа да Аллаһның барлыгын, берлеген аңлатырсың. Кешеләргә рәхмәт сүзен жәлләмә. Чын күңелдән әйтелгән бер рәхмәт сүзе мең бәладән саклар, диләр. Менә бүген миңа ярдәм итүең дә үзеңә савап булып язылсын. Эшләвең минем өчен булса, өйрәнүең — үзен өчен. Чыгарып элгән әйберләрне кояш нурлары уңдырып бетергәнче, кире сандыкка салып куйыйк. Бар, кызым, бар, – дип, авыр эшләрдән кытыршыланган, кан тамырлары бүртеп торган кулы белән аркамнан сөеп алды.

Ихата уртасына сузылган җептә нәнәемнең үлемтеккә әзерләнгән әйберләре арасында аның яратып кигән күлмәкләре дә җәйге җылы җилдә җилферди иде. Мин күккә карадым да, нәнәем белән озын-озак еллар шул сандыгын бергәләп актарып, җилләтеп, аркамнан аның җылы куллары белән сөюен теләп, Аллаһка ялвардым.



Зөһрә ИСЛАМОВА.
Читайте нас