+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
21 октябрь 2020, 18:30

Башта әти китте, инде үзем....

30 яшьлек уфалы Айсылу Даянова баш мие яман шеше белән көрәшә.

30 яшьлек уфалы Айсылу Даянова баш мие яман шеше белән көрәшә.

Социаль челтәрләрдә язылучыларга ул үзенең хәл-әхвәлләре һәм дәвалауга карата планнары турында язып тора. Шулай ук яшь ана тормышындагы иң кайгылы мизгелләренең берсе белән дә уртаклашты.



- Мин дәваландым, көрәштем, һичшиксез савыгачакмын, дидем. Шул чакта әти чирләп китте. Беркайчан да тәмәке тартмаган кешедә үпкә рагы таптылар. Минем күз алдымда әти үлде... Минем өчен бу бик зур стресс булды, - ди яшь хатын.



Шулай ук Айсылу еш кына үзен начар хис итүе, көчсезлек кичерүе турында әйтә, ләкин авыруга бирешәсе килми, ди.



– Исән калырга, кызым, үзем өчен яшәргә телим. Бирешәсем килми, һәр көн өчен көрәшергә телим, әмма әлегә начар килеп чыга. Апатия, депрессия кичерәм, әллә көз шулай йогынты ясый. Хәзер иптәшләрем белән йөрисе, эшлисе килә, ә син ятасың – аякларың йөрми, яки көч юк. Табиблар бер ел вакыт бирде, аның сигез ае үтте инде, - дип авыр сулый ул.



Искәртеп узабыз, үз диагнозы турында Айсылу 2019 елның декабрендә белә – аны озак вакытлар баш авыртуы, колагы шаулау, күзләренең начар күрә башлавы борчый. Ул чакта ул МРТ үтә, анда Айсылуда баш мие яман шеше ачыклана. Уфада нур терапиясе курсын үтә, аның аркасында 14 килограммга тазара, әмма чир чигенер, дип ышана...



Фото: kp.ru
Читайте нас