Яшьләр туйдан кайтып килгән була.
Новосибирскида булган бу хәл. Яшьләр Обь сусаклагычы дамбасында селфи ясарга туктала. Шторм булуга карамастан, алара парапетка менә. Беренче булып бозлы суга кияү егете төшеп китә. Аңа ярдәмгә ташланган дуслары да суга егыла. Бер егет үзе судан чыга ала. Бер кызны судан эзләп табалар һәм авыр хәлдә дәваханәгә илтәләр. Ул реанимациядә вафат була.
Суга беренче булып егылып төшкән 26 яшьлек егетне тапмаганнар. Эзләү эшләре бара.
«Бу егет үләренә дүрт көн алдан өйләнгән. Фаҗига вакытында аның йөкле хатыны машинада утырган. Яшьләр Академшәһәрчектәге туй мәҗлесеннән кайтып барган булган — дип хәбәр итәләр.
«Әнисе бик борчыла, әтисенә инфаркт булырга мөмкин. Кичә аның абыйсы яр буйлап йөрде, энесенең мәетен эзли, тик таба алмады», — дип сөйләгән 26 яшьлек егетнең бер туганы.
Фото: Интертат