Башкортстанда янгын сүндерүчеләр бер хатынны янган фатирдан чыгара алган.
Тик, кызганычка каршы, дәваханәгә барган вакытта зыян күрүче вафат булган.
Туймазы шәһәрендә Островский урамында янгын турында хәбәр килү белән коткаручылар һәм башка ашыгыч хезмәтләр шул урынга килеп җитә.
«Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә биш катлы торак йортның бишенче катында фатир януы ачыклана. Бинаны карау барышында 1980 елда туган хатын табыла һәм чыгарыла, кызганычка каршы, дәвалау учреждениесенә барганда вафат була», - диделәр ведомствода.
Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана.
Башкортстанның МЧС идарәсе салкыннар башлану уңаеннан республика халкына янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен мәҗбүри үтәү, шул исәптән газ һәм электр приборлары, шулай ук мич ягулыгы белән сак эш итү кирәклеге турына искәртә.
"Даими рәвештә электр үткәргечләрнең торышын тикшерегез, балаларны янган мич янында калдырмагыз, аларның ут белән шаяруына юл куймагыз", — дип кисәтә коткаручылар.
Фото: башинформ