+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 октябрь 2020, 17:45

Бизнесмен үз-үзенә кул салганмы?

Аны Туймазы урманында тапканнар.

Аны Туймазы урманында тапканнар.

Свердловск өлкәсендә хәбәрсез югалган бизнесменны Башкортстанның Туймазы районы урманында үле килеш тапканнар.



Сухой Лог шәһәрендә яшәгән 60 яшьлек эшкуар Валерий В. 2 октябрьдә югалган. Аның улы Анатолий "КП-Екатеринбург" басмасына сөйләгәнчә, ир иртә белән үзенең "Jeep Renegrade"да эштән киткән һәм шалтыратуларга җавап бирми башлаган. Соңгы тапкыр аны Златоуст шәһәре районында заправкада күргәннәр. Бизнесменны эзләүдә полиция һәм волонтерлар катнашкан.



Валерий 23 октябрьдә үле килеш табылган. Аны Туймазы районы Имангул авылыннан биш чакрым ераклыктагы урманда тапканнар. Күренеп торган тән җәрәхәтләре булмаган. Янында джибы торган.



Экспертлар билгеләгәнчә, үле ир урманда тәүлеккә якын яткан. Аның гәүдәсен суд-медицина экспертизасына җибәргәннәр. Тикшерү үз-үзенә кул салу фаразын карый.



Фото: кп.ру
Читайте нас