Бу хәл Дәүләкән районында булган.
60 яшьлек хатын-кызның мәете кичә, 26 октябрьдә, Дәүләкән районындагы бер авылдан ерак түгел чокырда табылган. Бу хакта Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе хәбәр итә.
Хатынның гәүдәсендә хайваннар тешләгән эзләр күренә. Хокук саклаучылар хәбәр иткәнчә, үлемдә криминаль характердагы билгеләр күренми.
Гәүдә табылу факты буенча тикшерү уздырыла. Хәзерге вакытта вакыйга урынын тикшергәннәр һәм суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.