+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 октябрь 2020, 06:50

Фюрерны нигә үтерә алмаганнар?

Миллионнар гомерен саклап калу өчен 7 минут җитми кала.

Миллионнар гомерен саклап калу өчен 7 минут җитми кала.

Икенче Бөек Ватан сугышын булдырмый калырга мөмкин идеме? Властька Гитлер килмәгән очракта миллионнарча кеше дә корбан булмас иде, дөнья икътисадына күрелмәгән зыян да килмәгән булыр иде. Сугыш яралары тиз генә төзәлерлек түгел, әлбәттә. Әмма Бөек Ватан сугышының фюрерның мәкерле теләгенә генә бәйле булуы да зур сораулар тудыра. Фашистик Германия башлыгы Гитлер булмаган очракта, бәлки, немецлар бөтен дөньяны буйсындыру максатын да куя алмас иде.
Әмма Гитлер властька килә һәм дөнья халкын коллык тозагына эләктерергә тели. Гаҗәп хәл: Гитлерны үтерү максаты белән аңа 20дән артык һөҗүм ясала, әмма ул һәрвакыт диярлек очраклы рәвештә генә исән кала.
Шундый һөҗүмнең берсен немец Иоганн Георг Эльзер ясый. Икенче Бөтендөнья сугышы елларында 50 миллионнан артык кешене корбан итәчәк фашистны юк итү өчен нибары 7 минут вакыт җитми кала. Кыю немецның мондый батырлыгы Гитлерга ясалган һөҗүмнәр арасында иң нәтиҗәлесе һәм үкенечлесе буларак тарихта кала.

Эльзерның фашистик Германия башлыгына һөҗүм итүе шунысы белән үзенчәлекле: ул башкарыласы операция турында беркемгә дә әйтми һәм мондый яшерен максат аңа уйланган эшенең нәтиҗәле булуын тәэмин итәргә тиеш була. Шунысы да гаҗәп: Иоганн Георг Эльзер планлаштырылган һөҗүмне тулысынча оештыра, әмма Гитлерны бу юлы да көтелмәгән очраклы хәл саклап кала.

Мәгълүм булуынча, 1938 елда Мюнхен килешүенә кул куела. Эльзер бу хәлне, Германиянең упкынга тәгәрәвенә зур адым ясалды, дип бәяли.

Әлбәттә, Мюнхен килешүе ХХ гасырның беренче яртысында Европа тарихындагы иң хурлыклы бит­ләрдән исәпләнә. Ул чакта, ягъни 1938 елда Бөек Британия белән Франция, Чехословакияне Гитлерга мәсхәрәләүгә тапшырып, шуны раслаучы килешүгә кул куялар. Европа илләре, шул рәвешле, Өченче Рейх­ның агрессиясен һәм басып алу аппетитын киметергә исәп тота. Чынлыкта бөтенләй киресе килеп чыга. Фюрер, җиңү һәм сугыш тәмен тоеп, монда гына туктап калырга теләми, башка илләргә дә ымсына башлый. Нәтиҗәдә, соңгы гасырлардагы иң фаҗигале һәм мәкерле сугыш — икенче Бөтендөнья сугышы башлана.

Эльзер Германия җитәкчелеге-нең дөнья күләмендәге сугыш конфликтларын калган илләргә көчләп тага башлавын аңлый һәм бу хәлне туктатуда бердәнбер юлны Гитлерны үтерүдә күрә.

...Иоганн һөнәре буенча балта остасы була. Бер генә партиядә дә әгъза булып тормый. Шулай да коммунистларга уңай карашта булуын һәм сайлауларда алар өчен тавыш бирүен яшермәгән. Ул фюрерга һәм аның мәкерле планнарына үзеннән башка беркемнең дә чик куя, туктата алмавына ышана. Ниндидер сәбәп-ләр аркасында, хәтта Европа илләре дә Гитлер каршында көчсезлеген күрсәтә, ә Эльзер аларның көчсез булуына бөтенләй ышанмый.

Эльзер Мюнхенга 1939 елның августында килә, вакытлыча фатир ала һәм үзенең планын тормышка ашыру өчен шәһәрдәге уңайлы урын­­нарны өйрәнә. Ул кайчандыр “сыра фетнәсе” аркасында даны таралган кафены сайлый.

Мюнхендагы 1923 елдагы “сыра фетнәсе” Гитлер һәм аның НСДАП буенча көрәштәшләре тарафыннан уңышсызлыкка очраган дәүләт чуалышы буларак билгеле. Әлеге вакыйгада булачак фюрерны немец халкы хәтерендә калдыра. Әмма Гитлер үз хатасын яхшы аңлый һәм властька бары тик законлы юл белән килеп булачагына төшенә. Тагын 10 елдан соң аның максаты тормышка аша.

Һөҗүм урынын сайлаганнан соң, Иоганн тарихи максатына ирешүгә әзер­ләнә. Һөҗүм итү юллары күп, ләкин аны гамәлгә ашыру бу очракта көчле шартлаткычка бәйле. Кафе биклән­гәнче ул бинага кереп, бәд­рәф эченә яшеренә һәм, тынлык урнашкач, мәһабәт ко­лонналарның берсенә алдан хәзерләнгән шартлаткычларны тутыра башлый. Әйт-кәндәй, Мюнхенга килгәч, Гитлер­ның, ни­гездә, әлеге кафе мәйдан­чыгында, андагы колонна янә-шәсендәге трибуна артында чыгыш ясарга яратуын Эльзер беренче генә ишетми. Бу юлы да Гитлер три­бунасы кайда урнашасын яхшы белә ул.

Кагыйдә буларак, Гитлер ел саен Мюнхенга “Сыра фетнәсе” еллыгына килгән һәм ике сәгатьлек телмәр белән чыгыш ясаган була. Иң мө­һиме — фюрер һәрвакыт пунктуаль, чыгышын төгәл 20 сәгать 30 минутта башлап, сәгать-сәгать ярым дәвам иткән. Эльзер бу юлы да фюрерның шушы пунктуальлеген саклавына өмет итә дә. Дөресрәге, һөҗүмнең уңышлы булуы шуңа бәйле була. Шартлаткычларны тиешле урынга алып кереп яшерү, аңа әзерләнү максатында Иоганн хәтта бирегә вакытлыча эшкә дә урнашкан була. Сәгать механизмына көйләнгән шартлаткычны да биредә әзерли ул.

Башта барысы да Эльзер фаразлаганча дәвам итә. Әмма Гитлерны бу юлы да үлемнән котылгысыз очрак саклап кала. Нәкъ шул көнне фюрер Мюнхеннан элекке еллардагы кебек самолетта түгел, ә вакытыннан берникадәр иртәрәк һәм поездда китәргә карар итә. Һәм шул сәбәп белән Гитлерның чыгышы башка еллардагыдан ярты сәгатькә алдарак башлана һәм чыгыш ясау вакыты киметелә. Ә шартларга тиешле сәгать механизмы 21 сәгать 20 минутка куелган була. Шул рә­вешле, Гитлерны үлемнән төрле исәпләүләр буенча шул 7-13 минут саклап кала да. Шартлау вакытында һәм бик көчле була. Әмма ул теге дөньяга Гитлерны һәм аның көрәш­тәшләрен түгел, башка кешеләрне “алып китә”.

Немец героен, әлбәттә, фашист­лар кулга ала. Аның шундый зур һәм җитди операцияне берүзе башкаруы тикшерүчеләрне дә таң калдыра. Эльзер концлагерьга озатыла. Үз халкының героен 1945 елның апрелендә — союзниклар тоткыннарны азат итүгә 20 көн калганда җәзалап үтерәләр.

Иоганн Эльзерның батырлыгы тарих өчен дә мөһим. Ихтимал, аның төпле уйланган планы тормышка ашкан булса, Гитлерга тиң булырдай, аның кебек мәрхәмәтсез фюрер да табылмас иде. Эльзер, шул рә­вешле, дөнья тарихын да икенчерәк юлга борырга өлеш керткән булыр иде. Ә һич гаебе булмаган миллионнарча кешенең яу кырында, дошман тылында, ачлыктан һәм җәзалаулардан үлүенә бернинди аклау да булырга тиеш түгел.



Төрле чыганаклардан

Олег Төхвәтуллин әзерләде.

Фото Интернет челтәрен­нән алынды.
Читайте нас