Кичә көндез Федоровка районының Новософиевка авылында коточкыч янгын чыккан.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, шәхси йортта янгын турындагы хәбәр диспетчерга 11:05тә килгән.
Урынга кичекмәстән янгын сагы хезмәткәрләре, ирекле янгын сүндерүчеләр командасы һәм башка ашыгыч хезмәтләр чыккан. Килеп җитүгә коткаручылар ике хуҗалыкта йорт януын ачыклаган, ялкын телләре хуҗалык корылмаларына да күчкән.
Башта янгын сүндерүчеләр 80 квадрат метр мәйданда янгын таралуны чикли, ә 13:15тә тулысынча сүндерә.
Хәрабәләрне тикшергәндә өч кеше гәүдәсе табыла. Ашыгыч хезмәт мәгълүматлары буенча, алар - 41 яшьлек хатын һәм аның өч һәм биш яшьлек уллары.
Янгын сәбәпләре ачыклана.