Башка балалардан аерылып торганлыгы өчен генә ул һаман да өйдә утырырга мәҗбүрме?
Стәрлетамак районыннан өч яшьлек София Гыйззәтуллинаны балалар бакчасына билгелиләр - социаль челтәрләрдә волонтерлар шундый яхшы хәбәр җиткерде.
"Барчагызга да Софиядән сәлам!!! Баланы бакчага алдылар!", - диелә постта.
Исегезгә төшерәбез: гадәти булмаган кыз турында 2019 елның көзендә волонтерлар аша билгеле булды. Ирекле ярдәмчеләр кызчыкны тышкы кыяфәтендәге үзенчәлекләр аркасында балалар бакчасына алмаулары һәм гаиләнең матди хәле турында сөйләде.
Бу вакыйга киң җәмәгатьчелектә яңгыраш тапты. Нәтиҗәдә, Софияга урындагы хакимиятләр ярдәм итте. Гаилә яңа торак алды. Кызны Израильгә дәвалауга җибәрдеәр. Анда аңа тулы диагностика үткәрелде, тик табиблар, медицина күрсәтмәләре уңай булмау сәбәпле, аның башына операция ясамады.
Соңрак Уфада баланың авыз куышлыгына операция ясадылар.
Фото: aif.ru