+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
30 октябрь 2020, 07:15

Фаҗига

“Әни, Руслан бата бит!” — дип ачыргаланып кычкырды Роза.

“Әни, Руслан бата бит!” — дип ачыргаланып кычкырды Роза.

...Әнисе тиз генә күлмәген салып суга сикерде. Ләкин юньләп йөзә дә белмәгән Кәримә, улы килеп кочаклап алу белән, су төбенә китте. Моны күреп торган Роза да, әнисе белән энесен коткарырга ниятләп, суга сикерде дә батып барган әнисенең аягына барып ябышты. Ләкин күпме генә тырышса да ул аларны ярга тартып чыгара алмады. Үзенең дә куркудан хәле беткән иде. Күп тә үтми су аларның өчесен дә үз кочагына алды... Тирән иде шул буа...

Ислам Кәрим улы Аксен авылында туып-үсте. Аксен мәктәбен тәмамлады. Кеч-ке­нәдән ул ни өчендер медицинаны бик якын күр­де. Мәктәпкә балаларга прививка ясарга килгән шәфкать туташлары янында гел ул була иде. Сораулар биреп, теге яки бу даруның нинди авырудан икәнен белергә тырышты. Ә инде урта мәктәпне тәмамлагач, медицина институтына керергә карар итте. Шул ук елны алар гаиләсе белән ерак Казахстанга, Караганда өлкәсенә күченеп китте. Анда барып төплән­гәч, Ислам Караганда медицина институтына имтихан тотты. Имтиханнарны уңышлы тапшырды. Ислам бик тырышып укыды, институтны кызыл дипломга тәмам­лады. Соңын­нан ординатурада да укып чыкты.

Аны Караганда өлкәсе-нең иң ерак Каркаралы шәһәренә эшкә тәгаенлә­деләр. Ул вакытта анда табиблар бик аз иде. Дәва­ханә бик кысык, иске бинада урнашкан. Операция бүлеге дә бик кызганыч хәлдә. Ә авырулар бихисап күп, тирә-як авыл, районнардан да, кышлаклардан да күпләп киләләр. Баш табиб буларак, Исламга көне-төне эшләргә туры килде.

Монда эшләвенә бер ел дигәндә Ислам, өлкә медицина бүлеге баш табибы белән киңәшләшеп, бюджеттан акча бирүләрен сорап, партия өлкә комите­тының беренче секретарена хат юллады. Беренче секретарь аның үтенечен кире какмады. Яңа дәваха­нә төзергә бюджеттан акча бүлдерде, проект эшләргә белгечләр җибәрде. Һәм төзелеш башланып та китте. Өч ел үтүгә дәваханә ярымҗимерек бинадан заманча җиһазлан­дырыл­ганына күчте. Эшләр җиңе­ләйде. Штат та тулыланды. Табиблар һәм башка хез­мәткәрләр торак белән тәэмин ителде.

Шулай еллар үтә торды. Ислам­ның әти-әнисе дә бакыйлыкка күчте. Аларның соңгы васыятьләре хаклы ялга чыккач булса да, улларын туган якларына кайтару иде.

Утыз яшькә җитәрәк Ислам гаилә корды. Үзе бе-лән бергә шәфкать туташы булып эшләгән Кәримәгә өйләнде. Кәримә дә тумышы белән Башкортстаннан, Бишбүләк районыннан. Өйләнешеп елдан артык вакыт үткәч, кызлары Роза туды. Дөнья түгәрәк­ләнде. Икесе дә эштә, кызлары балалар бакчасында. Аннары мәктәпкә укырга төш­те. Роза 8нче сыйныфта укыганда алар­ның гаи-ләсе тулыланды: Ислам белән Кәримәнең уллары Руслан туды.

Гаиләдә эш артты. Бала карау Розага да эләкте. Шулай үстеләр. Руслан 4нче сыйныфны тәмамла­ган елны Ислам да хаклы ялга чыкты. Аның һаман ата-ана васыятен тотып, туган ягы Аксенга кайтасы килә иде. Һәм 80нче еллар башында бу хыялы тормышка ашты. Кәримә хаклы ялда, Роза Аксен авыл хуҗалыгы техникумына укырга керде, Руслан Аксен мәктәбендә 5нче сыйныфта укый башлады.

Ким авылында урнашкан элекке МТС биләмәсен ул вакытта мелиораторлар би­ли иде. Алар ел саен якында гына аккан Җәйху­җа елгасын буа. Ул бик тирән була, кайсы урында 4 метрга җитә. Бу буа мелиораторлар өчен сусаклагыч булып хезмәт итә. Ә көзен аны ерып җибәрә­ләр, чөнки кыш мелиораторларга эш калмый, буа­ның кирәге бетә.

Август урталары. Колхозларда урып-җыю эшлә­ренең кызган мәле. Техни­кум­ның тәҗрибә участогында да урып-җыю эшлә-ре кайный. Комбайнда тәҗ­рибәле механизатор Миң-негазим эшли.

Шул матур көннәрнең берсендә Кәримә ике баласын ияртеп, Аксен тавына китә. Озак йөри алар, соңыннан Ким авылына борыла. Җәйхуҗа елгасын чыкканда Руслан­ның буага күзе төшә. Ул әнисенең кисәтүенә карамастан, су коенырга була. Суга керүе була, тирләп килгән малай­ның кул-аякларын көзән җыерып ала һәм ул бата башлый...

Аларның су эчендә бата-чума тыпырчынганнарын тау юлыннан комбайнда төшеп килгән Миң-не­газим күреп калган. Лә-кин ара шактый ерак була. Миңнегазим килеп җит-кәндә су өстендә түгәрәк дулкын да күренми. Ул тиз генә суга сикереп Кәримә­не һәм аңа ябышкан Русланны тартып чыгара. Тик Розаны таба алмый. Ярга кешеләр җыела. Араларында элек фельдшер булып эшләгән Гомәр дә бу­ла. Ул Кәримә белән Рус­ланны әйләндереп салып, ясалма сулыш алдыра башлагач, аны тиргәп туктаталар. Розаны озак кына эзләгәннән соң ике кеше су­дан чыгара, ул инде үл­гән була.

Хәбәр иткәннән соң Ислам да килеп җитә...

...Бу фаҗигадән соң Ислам, әлбәттә, Аксенда калырга теләми, кабат Караганда өлкәсенә, Каркаралыга юллана. Анда барып, кайда урнашкандыр, билгесез.

Кеше гомере озын була, дибез. Уйлап карасаң, ул бер мизгел генә. Дөньяга киләбез, үсәбез, күкрәк кө­че белән исәпләшмичә дөнья куабыз, ә бер көнне барысын да калдырып, мәңгелек­кә китеп барабыз. Ләкин бу мәңгелеккә китү кинәт һәм фаҗигале булмасын иде!



Фуат МУСИН.
Читайте нас