31 октябрьдә Дәүләкән районының Поляковка авылында фаҗига булган.
Анда бер йортта коточкыч янгын чыккан.
Әлеге урынга янгын сүндерүчеләр килеп җитә. Утны сүндерүдә 16 хезмәткәр катнаша, 7 берәмлек техника җәлеп ителә.
Кызганычка каршы, янгын сүндерүчеләр йортта ике хатынның гәүдәсен тапкан.
Янгынның сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыклана.
Фото: aif.ru