+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
3 ноябрь 2020, 16:25

Мәрхүм баланы ялгызы тәрбияләгән булган...

Благовар районының Мирный поселогында тугыз айлык баланың бишеккә кысылып үлүе турында язган идек.

Благовар районының Мирный поселогында тугыз айлык баланың бишеккә кысылып үлүе турында язган идек.

Сабый үлеменә менә шушы бишек сәбәпче.

Ачыклануынча, үлгән нарасыйның 24 яшьлек әнисенең тагын ике баласы бар.

«Башинформ» агентлыгы телефон аша урындагы авыл Советы вәкиле белән элемтәгә кергән. Күпбалалы ана балаларын ялгыз тәрбияләгән икән, аңа әти-әнисе һәм сеңелләре булышкан.

«Сабые һәлак булган хатынның тагын ике баласы бар. Әти-әнисе белән яши. Ире белән яшәмәгән. Аның әнисе, сеңелләре аңа балаларын тәрбияләргә булышалар. Әти-әниләре белән бергә йорт сатып алганнар иде. Яхшы йорт алдылар, аңа "ана капиталы" акчасы түләнергә тиеш иде. Алар анда су, электр үткәрде. Гаилә безнең авыл Советында яши, әмма теркәлмәгән, барысы да башка авыл Советында теркәлгән, анда аларның тагын бер йорты бар. Гаилә имин булмаган буларак исәптә тормады", - дип хәбәр иткән Мирный авылы Советы вәкиле.

Әлеге хәлгә килгәндә, авыл Советында берни дә әйтә алмаганнар, чөнки тикшерү бара.

Фото: Тикшерү комитеты
Читайте нас