Ачык йөз, ягымлы караш, игелекле мөнәсәбәт барлык якыннарын да аның янына тарта.
“Һәр бөек ир артында хатын-кыз тора”, дигән әйтем бар. Шөһрәт-данга күмелгән ир-егетләргә генә кагылмый бу, әлбәттә. Иңнәрендә гүзәленең хәстәрлекле кулларын тоеп яшәү турында кайсы гына көчле җенес иясе хыялланмас икән?!
Әлеге бәянем шәһәрдәшләребезгә яхшы таныш шәхес Кәрраметдин Муллагалиевның гомерлек тугры җәмәгате, сөекле хәләле Асия Җәмил кызы турында булыр.
Асия ханым 1932 елның 21 августында Шаран районының Сарсаз авылында колхозчы гаиләсендә туган. Әти-әнисе Фәгыйлә һәм Җәмил Шакировлар биш сабыйга гомер бүләк иткән. Асия – өченчесе. Ифрат матур яңгырашлы, тирән мәгънәле исем биргән газизләре кызчыкка. Гарәпчәдән тәрҗемәсе: тынычландыручы, юатучы, дәвалаучы, табибә. Искитмәле, ата-ана нарасыйларының язмышын алдан ук күзаллаган диярсең...
Гаиләнең талгын гына, үз җаена барган тормышына Бөек Ватан сугышы катгый төзәтмәләрен кертә. Куркыныч афәт һичкемне аямый. Җәмил Шакир улы фронтка киткәнче тугыз ай Уфа шәһәрендә армия хезмәтен үтә, пешекче вазыйфасын башкара. Шул чорда Җәмил ага янына бишенчегә авырлы хәләле Фәгыйлә апа да барып кайта. Кызганычка каршы, әти кешегә 1942 елда дөньяга аваз салган кызчыгын күрү, кочагына алу бәхете тими, 1943 елда газизләренә әтиләренең батырларча һәлак булуы турында “кара хәбәр” килеп ирешә.
“Сугыш чоры нәрсәсе белән истә калганмы? Гел эштә идек, – дип хәтерли ул чакларны Асия Җәмил кызы. – Балалар гына булсак та, олылардан калышмадык. Урак та урдык, печән, борчак та чаптык. Сыер белән сабан да сөрдек. Ачлык көчле иде авылда. Кәлҗемәсен дә ашадык, үләне дә калмады”.
Ниһаять, каһәр суккан сугыш тәмам. Илдә Бөек Җиңү таңы ата. Сугыш чорында сыналган, корычтай чыныккан яшь көчләрне ерак җирләр, яңа төзелешләр үзенә чакыра. Инде егерме яшен тутырган Асия сылу да сынатырга уйламый, бихисап замандашлары үрнәгендә яңа төзелеп килүче Октябрьский шәһәренә юллана. Тиз арада үзен җитез-уңган, тырыш эшче буларак танытуга ирешә ул.
Баксаң, гомерлек ярын да нәкъ шушы гүзәл төбәктә очратырга язган икән ләбаса! “Тулай торакта яши идем, – дип хатирәләргә бирелә әңгәмәдәшем. – Дуслары янына армиядән кайткан бер егет килде. Таныштык. Кәрраметдин исемле икән. Әйбәт кенә күренә, төскә-башка да ярыйсы. Ошады күңелгә, кыскасы. Бик үҗәт, үзсүзле егет булып чыкты әй, ай-ваема карамады. Бер айдан өйләнешеп тә куйдык. 1956 елның 19 декабре иде бу...”
Кәрраметдин ага шәхсән үзе ачыктан-ачык сөйли ул хакта. “Иптәшләргә алдан ук әйтеп куйган идем, берәр эшчән, шәп кыз белән таныштырыгыз әле, дип. Җае чыкты. Тулай торакта Асияне күрсәттеләр. Карыйм – чибәр, яшь кыз, толымнары тезенә җитеп тора. Тәрбияле, инсафлы икәнлеге йөзенә чыккан. Мондый кәләшне кулдан ычкындырырга ярамый, мин әйтәм!”
Үтә бәхетле-сәгадәтле парлар гына шулай тиз арада табыша-кавышадыр. Күз сирпеп караудан ук серләре берегәдер, ихтимал. Хәтта ки хезмәт урынында да гомер бакый бергә була ич Муллагалиевлар. Шактый еллар ОЗНА заводының (элекке ОРМЗ) тимерчелек цехында хезмәт куя алар. Гаилә башлыгы – тимерче, хәләл җефете – машинист. Аңлашыла ки, эш шартлары җиңелдән булмый. “Бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эшләдек, – ди тыйнак кына Асия апа. – Баракта яшәдек, аннан соң Кәрраметдингә, алдынгы эшче буларак, ике бүлмәле фатир бирделәр. Ә инде 1976 елда 35нче бистәдән яңа фатир алдык. Әле дә шунда гомер итәбез, Аллаһка шөкер”.
Асия апа белән Кәрраметдин ага өч балага гомер бүләк иткәннәр. Олысына “Зөлфирә” дип исем кушканнар. Әти-әнисенең төп ярдәмчесе булып, кечкенәдән үзендә җаваплылык хисе тоеп буй җиткергән кызлары. Туймазы медицина училищесын тәмамлап, бар булмышын акушерлык белгечлегенә багышлаган. 2018 елга кадәр шәһәребезнең бала тудыру йортында эшләгән, 41 ел хезмәт стажына ия.
Ни аяныч, бала кайгысы да читләтеп үтмәгән Муллагалиевларны. Радик уллары 27 яшендә юл фаҗигасендә һәлак булган. 45 яшьлек кызлары Альмираны да соңгы юлга озатырга туры килә иңнәрен кайгы-хәсрәт баскан ата-анага. Педагогия училищесын тәмамлаган, балалар бакчасында тәрбияче вазыйфаларын башкарган ханым, каты авыру сәбәпле, якты дөнья белән вакытсыз хушлаша...
“Әл дә Зөлфирә кызыбыз бар, бөтен ышанычыбыз аңарда, – ди Асия апа. – Сырхап китсәк тә аңа өмет итәбез. Дин дә тынычлык бирә күңелгә. Ирем Зәет мәчете төзелешендә ярты кирпечтән катнаша башлады. Үзем дә көчтән килгәнчә булыштым. Буяу-акшарлау, мәчетнең эчке ягын бизәкләү, дигәндәй... Аллаһка шөкер, әле булса намазларны Кәрраметдин белән бергәләп укыйбыз, уразасын да тотабыз.
Гомумән, алтмыш елдан артык бергә гомер кичерүләренә карамастан, Муллагалиевлар эчкерсез-саф хисләрен тап төшермичә саклый алган.
“Ә шулай да гаилә иминлегенең төп сере нидә икән?” дип төпченәм Асия апаның үзеннән. “Иң беренче чиратта — түземлектә, – дигән җавап алам. – Аеруча хатын-кызга кирәк ул сыйфат. Ирләргә күңел төшерерлек каты сүзләр әйтүдән тыелыгыз, диясем килә хатыннарга. Гаилә башлыгының йортта үз урыны булырга тиеш. Төрле чаклар була, дөнья бит, ничек тә үткәреп җибәрә белергә кирәк. Бер-береңә юл кую турында онытмагыз. Мин менә үзем кызу-кырыс холыклы, ирем, киресенчә, сабыр, ипле. Яши-яши яраклаштык бит, Аллаһка шөкер. Бөтен яктан камил адәм баласы юк, эзләмәгез дә. Биргәненә риза-канәгать булыгыз, туганнар...”
Килешәбез, нәфис затның зирәклегенә, тапкырлыгына бәйле күп очракта уңай-тату гаилә мохите. Шул хакта Кәрраметдин ага белән дә гәпләшеп алдык. “Рәхмәт Асиягә, балаларга әйбәт тәрбия бирде, – дип ассызыклый олпат әңгәмәдәшем. — Гомер буе миңа да яхшы тәрбия кылды. Ир-ат хатын-кыз кайгыртуына мохтаҗ бит ул. Өс-башым чиста, караулы булды. Нинди генә четерекле хәл килеп тумасын, уртага салып, ачыктан-ачык сөйләшәбез, киңәшләшәбез. Аннары инде иң кулай әмәлен сайлыйбыз. Башкача дөнья бармый бит ул, кардәшләр”.
Ата-анага, туганнарга мөнәсәбәт турында да фикер алыштык милләттәшләр белән. “Үзара дус-тату яшәү мөһим. Хәерле озын гомернең сере шунда. Туганлык җебен өзмә, дигән бит Мөхәммәт пәйгамбәребез дә...” Әңгәмәдәшләрем үз яшәешләре белән исбатлый әлеге хакыйкатьне. Һәммә якыннарын йодрыктай туплаучы илаһи-сихри көчкә ия аларның кунакчыл фатиры. Элек-электән шулай. Ә инде бүгенгегә килсәк, күркәм йола акрынлап Зөлфирә кызлары һәм дә Азат кияүләренең иркен йортына күчә бара. Нәкъ шунда җыела олысы-кечесе.
Язма башында Асия исеменең гарәпчә мәгънәсен китергән идек. Ә бит, чыннан да, гомер бакый юатучы да, дәвалаучы да газизләренә, туган-тумачасына, якыннарына Асия апа. “Биш бертуганнан икебез генә исән бүген, – ди үзе, авыр сулап. – Шөкер, туганнарымның балалары, оныклары белән һәрчак элемтәдәбез. Аналары урынына иң олысы – мин калдым бит. Барысы өчен дә шатланасың, көяләнәсең. Гел үз балаларым кебекләр”.
Менә шул сәбәпле Асия апалары янына ашкына-тартыла да инде туган тиешлеләр. Биредә һәрдаим җылы сүз, урынлы киңәш, ачык йөз, ягымлы караш, игелекле мөнәсәбәт табачакларын аңлый, белә ич алар. Сихәтле йортка кем генә тартылмас икән!
Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.