Туймазы районында 54 яшендә билгесез сәбәпләр аркасында десантчы һәм Әфганстан ветераны Вил Г. вафат булган.
Аның вафаты турында якыннары хәбәр иткән.
«Электрогазета»га хәбәр итүләренчә, 2018 елда мәрхүм лотереяга 83 миллион сум акча откан. Отышның бер өлешен ул сугыш конфликтларында катнашучыларны яклау буенча урындагы иҗтимагый оешма бинасын ремонтлауга тотынган, шулай ук әнисенә фатир сатып алган һәм өч туганына өй салган.
Шуннан соң ир хатыны һәм уллары белән башка төбәккә күченгән.
Туган авылына мунча төзергә ярдәм итү өчен кайткан булган.
1985-87 елларда Вил Г. Әфганстанда Панджшер тарлавыгында хезмәт иткән – разведка десант ротасында снайпер булган. Хәрби операцияләрдә катнашкан. Хәрби разведка взводы командиры урынбасары вазыйфасыннан запаска чыгарылган.