Уфада коточкыч фаҗига теркәлгән.
Зорге урамындагы тугыз катлы йорт тәрәзәләре астында өлкән яшьтәге ирнең үле гәүдәсе табылган.
Полицейскийлар мәрхүмнең шәхесен ачыклаган – ул 91 яшьлек пенсионер булып чыга, шушы йортта яшәгән. Криминалистлар анда биеклектән егылуга хас җәрәхәтләр тапкан. Бәхетсезлек очрагының сәбәпләре әлегә билгеле түгел.
Тикшерү-оператив төркеме һәлакәт булган урыннан ике кесә телефоны һәм блокнот алган.
Әлегә, бабай үзе сикергән, дигән фараз өстенлек итә.
Фото: кп.ру