+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
10 ноябрь 2020, 07:05

Оныклары үлемен күтәрә алмаганнар...

Яраткан оныкларының фаҗигале үлеме өлкән яшьтәге ир белән хатынның үз-үзенә кул салуына сәбәп булган.

Яраткан оныкларының фаҗигале үлеме өлкән яшьтәге ир белән хатынның үз-үзенә кул салуына сәбәп булган.

16 яшьлек егет очраклы рәвештә атылып үлгәч, әби белән бабай бәхетсезлектә үзләрен гаепләгән.

7 ноябрьдә Мәскәү өлкәсенең Щелково районында урнашкан гараж кооперативларының берсендә 83 яшьлек ир һәм аның 73 яшьлек хатыны «Ока» автомобилендә үле хәлдә табылганнар. Пенсионерларны аларның кызлары таба.

Хатын аерым яши, ял көннәрендә әти-әнисенең хәлен белергә килгән, тик алар өйдә булмаган. Аның каравы, өстәлдә ул куркыныч язу таба: "Безнең үлемдә беркемне дә гаепләмәгез", дип, әнисенең кулы белән язылган була. Могҗизага өметләнеп, кыз гаражга йөгерә. Машинада хатын үле ата-анасын таба, тәннәрендә бернинди җәрәхәтләр дә булмый. Алар өч тәүлек элек газ исенә исереп үлгән була.

Якыннарының сүзләренә караганда, аларны бу адымга яраткан оныкларының үлеме этәргән, алар моңа бары үзләрен генә гаепләгән. 30 октябрьдә пенсионерлар 16 яшьлек оныклары белән Владимир өлкәсендә дачада булган. Егет йортта иске ау мылтыгы табып ала (ул теркәлсә дә, рөхсәт вакыты чыккан). Үсмер аны кулына ала, очраклы рәвештә атып җибәрә һәм алган яралардан һәлак була.

Тикшерү органнары мылтыкны саклау факты буенча җинаять эше кузгаткан. Картлар оныкның үлеменә бик нык кайгырган, моның өчен гел үзләрен гаепләгән...

Фото: мк.ру


Читайте нас