Кытайның Шэньси провинциясендә суд үз әнисен тереләй күмәргә теләгән 58 яшьлек иргә хөкем карары чыгарган. Улы 79 яшьлек хатынны кул арбасына салып, ташландык кабердә җирләгән, дип хәбәр ителә.
Хатын юкка чыгып, өч көн узгач, җинаятьченең хатыны полициягә инцидент турында хәбәр иткән. Хатын кабердә 70 сәгатькә якын яткач, аны тапканнар. Ана бу хәлдән соң улын хөкем итәчәкләренә бик кайгырган. Бу хәлдән соң озак та үтми, ул вафат булган. Ә улын 12 елга төрмәгә утыртканнар.