Туймазы районында төн уртасында Самара - Уфа - Чиләбе автомобиль юлының 1323 чакрымында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Анда бер кеше үлгән. ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, "Hyundai Solaris" руле артындагы 63 яшьлек ир «ВАЗ-21099»га бәрелгән. Бәрелүдән соң "Hyundai" "Scania" йөк машинасына астына барып кергән.
Авариядә чит ил җиңел машинасын йөртүче һәлакәт урынында үлә. Мәрхүмнең 2019 елда ук исерек килеш йөргән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүе мәгълүм.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, тәүлек эчендә республика юлларында 11 автомобиль һәлакате теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган һәм 21 кеше тән җәрәхәте алган.
Фото: Башинформ